Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 16

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин

Скачать книгу

аны. Рәдифнең әнисе Мәсрүрә апа безне якты чырай, ачык йөз белән каршылады. Килеп керүебезгә үк өстәлгә аш-суын китереп утыртты. Ә үзе, барып кайтасы җирем барые дигән булып, каядыр чыгып китте.

      Башта без тыныч кына, төрле вак-төяк нәрсәләр хакында гына сөйләшеп утырдык. Стаканнарны күтәреп куйгач, икебезнең дә телләребез чишелеп китте. Рәдиф минем орденнарны, медальләрне берәм-берәм тотып карады да:

      – Биш ел буе ут эчендә йөрүең бушка китмәгән икән, Өлфәт дус, шәп! – дип мактап алды. Бераз нидер уйланып утыргач, тагын сүз башлады: – Ә мин менә аяк аркасында сугышка бара алмадым. Ну, мин аңа энә очы хәтле дә үкенмим. Канса кансов, бөтен кешегә дә мылтык тотып сугышырга димәгән бит! Мылтыксыз сугышучылар да бик күп кирәк булды бу сугышта. Мин үзем, мәсәлән, мылтыксыз сугыштым. Кайберләрен, башкаларга сабак булсын дип, хәтта утыртырга да туры килде. Ну, миңа барыбер орден бирмәделәр. Нихәтле тырышып та ярап булмады халыкка. Бик яхшы сизеп торам: быелгы отчёт-сайлау җыелышында прсидәтеллектән алырга җыеналар мине. Менә сиңа орден!

      – Күрәсең, орденлык эш майтара алмагансың инде, Рәдиф. Бер дә элә-танагы калмаган бит, малай, хуҗалыкның: кая карасаң да, ачык та тишек, нигә тотынсаң, шул юк. Хәтта эшкә ярарлык һәм атка җигеп йөрерлек берәр чана да калмаган, диләр бит.

      Рәдиф, чыраен сытып, кашларын җыерды. Кабаланып стаканындагы аракысын эчеп куйды. Аннары ни өчендер үзалдына елмайды да:

      – Дөрес, Өлфәт, бик дөрес әйткәннәр! – диде. – Тагын да дөресрәк итеп әйткәндә, ике атка бер чана да калмады безнең хәзер.

      – Нигә алай булды соң ул, Рәдиф?

      – Нигәме?.. Анысы турында мин сиңа отчёт биреп тора алмыйм инде. Отчётлардан районга бирә-бирә дә гарык булып беткән. Нигә икәнен үзең эшли башлагач чамаларсың әле. Минем урынга сине куймак булалар, ди бит!

      – Кемнәр?

      – Кем булсын, халык, әлбәттә!

      – Шулаймыни? Ә миңа әле бу турыда беркем бер сүз әйткәне юк.

      – Әйтерләр әле, җыелышта әйтерләр. Ничек соң, сайласалар эшләр исәбең бармы?

      – Ни дип тә әйтә алмыйм, Рәдиф. Чөнки минем бу турыда синнән беренче ишетүем. Ә синең үзеңнең эшлисең киләме соң?

      – Дөресен генә әйткәндә, килә, Өлфәт, бик килә! Бу урынымнан төшеп, бүтән эштә эшләүне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Әмма белеп торам: очырачаклар мине прсидәтеллектән… Ә син әле, уйлаганым юк, дисең, алайса? Уйларга кирәк, Өлфәт дус, бик кирәк сиңа бу турыда уйларга!

      – Нигә, тумаган тайның билен сындырып, юкка баш ватарга ди әле миңа?

      – Тайны инде туган дип исәплә, ә билен сындыру мәсьәләсендә мин сиңа шуны әйтергә тиешмен: сындырсаң, минем билне, үзеңнең яшьтәшеңнең, дустыңның билен сындырачаксың, Өлфәт!

      – Моны ничек аңларга инде? Куркытып куюмы, әллә ниндидер үтенечме?

      – Теләсәң ничек аңла, ләкин аңла, Өлфәт! Аң-ла-а!

      Шуннан соң миңа ризыкның тәме, табынның яме бетте. Чөнки аңлашылды: Рәдиф мине кисәтеп кую өчен чакырган икән. Хәзер

Скачать книгу