Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 14

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин

Скачать книгу

көн эчендә авылның бөтен ир-егетләрен дип әйтерлек сугышка алып бетерделәр. Егерме җидесенә иртәнге сәгать тугызга район военкоматына килеп җитәргә кушып, егерме алтынчы июньдә миңа да язу килде. Үзем белән бер атналык азык-төлек, кашык һәм кружка да алып килергә әйтелгән иде ул язуда. Димәк, әни савыкканны көтеп тормыйлар, мине дә хәзер үк алалар? Ә Рәдифкә андый язу юк. Килмәячәк тә аңар андый язу. Аның ише аксак белән нишләсеннәр? Ә мине сипкелле, сары чәчле булсам да алачаклар менә…

      Колхозның исәп-хисап эшләрен тиз генә бүтән кешегә тапшырдым да, үзебезгә чыбык очы тиешле Хәерниса апага биштәр капчыгы әзерли торырга кушып (әни үзе булдыра алырлык түгел, ул көннәрдә бик нык өзлегеп ята иде), озын-озак уйлап тормастан, Янтыкка Сәкинә янына киттем.

      Туп-туры өйләренә барып кердем. Әнисе Саҗидә исемле икәнлеген белсәм дә, үзен күргәнем юк иде әле. Бик җитез, мөлаем һәм минем әнигә караганда шактый яшь, егәрле хатын икән. Кем син, төнгә каршы нишләп йөрисең дип тә төпченеп тормады. Сәкинә кирәк иде миңа дигәч:

      – Суга гына киткәние, хәзер кайтып җитәр, энем, утырып тор! – дип, түр якларына кертеп утыртты да үзе самавыр куярга кереште.

      Биш-ун минуттан Сәкинә дә кайтып керде. Заманы шундый иде бит, ни өчен килүемне Сәкинә кыяфәтемнән үк аңлап алды булса кирәк, бер дә алай аптырап калмады. Болай да алсу йөзе тагын ныграк кызарып китте дә, беркавым сүз әйтә алмыйча карап торды. Аннары мин аңа, әйдә, урамга чыгыйк әле, әйтәсе сүзем бар иде, дигәнне аңлатып ым кактым, һәм без су буена төшеп киттек.

      Башта инеш буенда, болынлыкта шактый озак сөйләшеп йөрдек. Көлешкән, шаярышкан булсак та, икебез дә борчулы, сагышлы идек. Бу очрашуыбызның соңгы очрашу булырга мөмкин икәнлеген тоеп тору җаныбызны тырный. Аннары без су буендагы тал төбендә бер-беребезгә сыенышып, сүзсез генә уйланып, моңланып утырдык. Искиткеч җылы һәм якты кич иде ул. Күктә ай балкып тора, йолдызлар җемелдәшә. Янтык этләре сирәк-мирәк өреп куя, бакалар бакылдашып ала, таллар арасында кошлар чыркылдаша. Шуннан башка бернинди тавыш юк. Ә бит хәзер кайдадыр сугыш, үтереш бара. Дөнья яңгыратып туплар шартлый, бомбалар ярыла, кешеләр үлә. Иртәгәдән мин дә шул мәхшәргә китәчәкмен…

      – Ничек уйлыйсың, Сәкинә, исән-сау әйләнеп кайтырга язармы икән миңа?

      – Кайтырсың, Өлфәт! Кайтырга тиеш син, бәгырем! Синсез мин нишлим ди аннары?

      – Әйтүем шушы, Сәкинә, алай-болай мин кайта алмасам, үлү хәбәрем килсә дә, шул хәбәрдән соң бер елсыз кияүгә чыкма!

      – Юкны сөйләмә, бәгырем! Синнән башка беркем дә кирәкми миңа!

      Шулай диде дә күкрәгемә башын куеп сулкылдап елый башлады. Минем күздән дә яшь бәреп чыкты. Бераздан Сәкинә елавыннан туктады, күзләрен мөлдерәтеп миңа карады да әйтте:

      – Әгәр чын-чынлап яратасың икән, калдырма мине, Өлфәт, алып кайт үзең белән!

      Мин аптырап, бер мәлгә каушап калдым. Минем өчен көтелмәгән бәхет иде бу. Ахыр чиктә мин дә яшь егет бит! Минем дә, бер генә тапкыр булса да, сөйгәнем

Скачать книгу