Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 9

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин

Скачать книгу

Төрле уеннар уйнау китте. Йөзек салыш уйнаганда, үзләренең җаны теләгән кызларын алып, малайлар «кәҗә ябып», «йолдыз санап» та кергәлиләр. Минем дә исәп юк түгел. Миңа да Сәкинә исемле бер кыз ошый. Минем ул кызны моңарчы да күргәләгәнем бар. Алтынчыда, икенче сменада укый ул. Ләкин моңарчы минем аңа әллә ни игътибар иткәнем юк иде. Ә менә бүген әллә ничек бик якын булып китте. Миннән ике класска кечерәк икәнен дә аңлыйм, шулай да нигәдер тиңдәшем шикелле, яшьтән үк бергә үскән шикелле тоела башлады ул. Аның белән бик рәхәтләнеп «йолдыз санап» керер идем дә бит, ни хәл итәсең, гармун уйнап утыргач, мин йөзек салыш уенында катнаша алмыйм. Шунлыктан миңа җәза бирелми. Ә «кәҗә ябарга» җәзага тап булган кешеләр генә чыгарга тиеш.

      Рәдифнең эше рәхәт! Әллә юри җәза алырга тырыша инде шунда: Сәкинә белән өч тапкыр «кәҗә ябып» керде бу! Ул, ихтимал, дүртенче мәртәбә дә чыккан булыр иде, тик кинәт бик хәтәр итеп ишек дөбердәтә башладылар. Барыбыз да шып булдык. Чыгып: «Кем ул?» – дип сорарга беребезнең дә йөрәге җитми. Син бар да син бар дип, пышын-пышын бер-беребезне кысташып тик торабыз. Ә ишек аның саен ныграк дөберди, тәрәзә рамнарына кадәр дер селкенә. Ниһаять, хуҗа кыз тәвәккәлләп чыгып китте.

      – Беттек, балалар! – диде ул, бик тиз генә әйләнеп кереп. – Укытучы Нәҗип абый килгән! Әйдә, тизрәк киенегез дә минем белән өйалдына чыгыгыз! Мин ишекне ачканда, ишек артында торып торырсыз да, Нәҗип абый өйгә кереп киткәч, чыгып чабарсыз!

      Укуга алай искитәрлек һәвәс түгел иде ул кыз. «Отлично» турында әйткән дә юк инде, «яхшы» билгеләрен дә бик сирәк алгалап килә. Ә менә хәзер, шушындый кыен чакта, барыбыздан да акыллырак, кыюрак булып чыкты! Без нәкъ ул әйткәнчә эшләдек: өйалды ишеге артына посып тордык та, Нәҗип абый пыр тузып өйгә кереп китүгә, атылышып чыгып, урамга сибелдек. Үзебез фатирда тора торган йортның капка төбенә ничек кайтып җиткәнемне сизми дә калдым. Ә Рәдиф күренми иде әле. Миңа аны көтеп тормыйча ярамый: бергә чыгып киттек, бергә кайтып керергә тиешбез. Кышкы суыкта урык-сурык ишек ачып йөргәнне фатир хуҗасы яратмый.

      Нәҗип абыйдан курыкканлыктан бөтенләй онытып торган икәнмен, капка төбендә Рәдифне көтеп торганда, аяк туңа башлаганга арлы-бирле йөрергә керешкәч, кылт итеп гармунымны теге кызларда онытып калдырганлыгым исемә төште дә, йөрәгем жу итеп китте. Бөтен өметем Рәдифтә иде хәзер. Бәлки, ул алып кайтмасмы? Андый чакта минем шикелле куркып-югалып калмый торган гадәте бар иде аның…

      Бик озак көттем мин аны ул кичне. Туңып беттем. Шулай да ул кайтмыйча өйгә кермәдем. Ә эш менә болай булган икән. Безнең белән бергә башта Рәдиф тә өйалдына чыккан. Ләкин хуҗа кыз ишекләрен ачып азапланган чакта, гармуныбыз онытылып калуын исенә алган да йөгереп өйгә кире кереп киткән. Гармунны алып чыгып килгәндә исә, Нәҗип абыйга юлыккан. Ә Нәҗип абый, Рәдифнең якасыннан ук каптырып:

      – Башкаларыгыз кая китте? Кемнәр бар иде? Ничә кеше идегез? – дип сорау алырга тотынган.

      Рәдиф башта Янтыктагы үзе белгән зуррак, инде мәктәпне тәмамлап чыккан

Скачать книгу