Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 4

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин

Скачать книгу

дә бер көнне безгә авыл Советы йомышчысы – ябык кына, хәлсез генә, шактый олы яшьтәге бер апа килде дә:

      – Райкумнан чалтыраттылар. Хәкимов кичке сәгать биштән дә суңга калмыйча килеп җитсен, дип әйттеләр, – диде. Аннары, калын, авыр зәңгәр шәлен чишеп җибәреп, идарәнең ишеге буендагы озын эскәмиягә килеп утырды да сукранырга тотынды: – Әйдә, энем Өлфәт, атыңны тизрәк җик тә, әйләнечрәк булса да, безнең Көрнәле аркылы мине калдыра кит инде син. Бик арыдым, аяк атлар хәлем дә калмады. Монда килгәнче дә, таң тишегеннән авыл буйлап кәнсәләргә кеше чакырып йөрдем. Кайсын заём, кайсын ит, кайсын сөт түләве буенча дәштерделәр.

      Ат җигеп, юлга чыккач, йомышчы апа тагын зарлана башлады:

      – Мин дежур буласы көнне генә көтеп торганнар диярсең: барысына да бүген кирәк, барысы да тизрәк, ди. Иртәгәгә калдырсалар, дөнья бетә диярсең, билләһи. Инде менә монда килергә туры килде. Ичмаса, өемдә кеше юк. Олы кызым урман кисүдә. Кечесе фермыда, төнсез кайтмый.

      Мин, ябык апаны азрак юатырга тырышып, нәрсәдер әйткән булдым.

      – Анысы да дөрес инде, Өлфәт энем, – диде ул, шундук минем белән килешеп. – Сезнең ише нәчәлникләргә дә алай бик ансат түгел инде, бер уйлаганда. Шулай да менә шушы Мәгышия апаң әйткәние диярсең, бер дә алай төнгә каршы ук чакырып торырлык тәҗел эш түгелдер әле!

      – Белмим шул, Мәгышия апа.

      Икебез дә беркавым сөйләшмичә бардык.

      – Карале, Өлфәт энем, – диде аннары Мәгышия апа, миңа таба борылып утырып. – Кайчан тәмам рәтләнер икән безнең ише крәстиян тормышы? Сугыш елларында, ярый, сүз әйтмәдек. Анысы бөтен ил белән килгән каза булды. Инде сугыш бетте ләбаса… Әйт әле, энем Өлфәт, типтереп яшәүләрне күрергә тиз насыйп булырмы икән?

      – Булыр, Мәгышия апа, булыр! Сабырлык кирәк. Сугыш беткәнгә ел да тулмаган ич әле. Бер ел эчендә барысын да җайлап булмый инде ул. Син үз авылыбыз каланчасыннан карап кына хөкем йөртмә, Мәгышия апа. Фашистлар безнең илдәге ни тикле кешене йортсыз-җирсез калдырды. Ул кешеләрне тораклы иткәнче, җимерек авылларны, шәһәрләрне, завод-фабрикаларны торгызганчы, байтак көч түгәргә туры килер әле.

      – Колхозлар фәкыйрь булмасын иде дигәннән әйтүем инде. Юкса эшебез кирегә китмәгәе…

      – Китмәс, Мәгышия апа. Яхшыруга таба барабыз. Менә күрерсең, танымаслык булып үзгәрер әле безнең авыллар. Хәтереңдәдер, сугыш алды елларында хезмәт көненә бирелгән икмәкне, халык вакытында амбарга барып алмагач, өй борынча ат белән өләшеп йөриләр иде. Куяр урын таба алмый интегә иде колхозчы. Тагын шулай булыр әле, менә күрерсең!

      – Ни генә әйттеңие кана!..

      Шул рәвешле сөйләшеп, Мәгышия апаны да, шулвакытта үземне дә юатып, өметләндереп бара торгач, Көрнәлегә килеп җиткәнебезне сизми дә калдым. Мәгышия апаны калдырып ары киткәч, кичкә каршы нигә болай ашыгыч рәвештә чакырдылар икән дип борчыла, фараз кыла башладым. Бер караганда, алай әллә ни хәвефләнерлек урын да юк шикелле. Колхозның икмәк планы күптән тулган. Артыгын да шактый бирдек инде. Хәзер дә озатып торабыз. Чәчүлек

Скачать книгу