Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 8

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин

Скачать книгу

булып чыктыгыз һәм шуның белән мине бөтенләй әсир иттегез бүген.

      Бу сүзләрне ул чын күңеленнән, күзләремә туп-туры карап әйтте. Дулкынланудан бит алмалары комач шикелле кызарган, күзләре очкынланып ялтырый иде.

      Миңа да бик уңайсыз һәм кыен булып китте. Ихтимал, аның күңелен юатыр өчен генә булса да, йомшак кына итеп мамык шәленнән чыгып торган бөтеркә чәчләреннән сыйпарга, мин сезгә ышанам, Гөлүсә, игътибарыгызга бик шатмын дияргә кирәк булгандыр. Башта, чыннан да, шулай итмәкче дә булган идем. Ләкин шундук нигә кыз баланың күңелен ымсындырырга, лутчы турысын әйтергә дә бирергә кирәк дигән уй башыма килде дә мин аңа, юри каты итеп:

      – Бала-чага шикелле җыен юк-барны сөйләп тормагыз әле, Гөлүсә! – дидем. Шулай диюем булды, ул куенымнан ялт итеп атылып чыкты да чанадан сикереп төште. – Юләрләнмәгез, Гөлүсә, әйдә, утырыгыз да кайтыйк матур гына! – дип чакырып карасам да утырмады. Аннары үзем дә чанадан төшеп, күтәреп алып утыртмакчы булган идем. Ләкин ул кыр кәҗәседәй җиңел генә йөгереп китте. Мин аны куып тормадым. – Ихтыярыгыз, алайса! – дидем дә атыма утырып киттем.

      Инде Көрнәлегә кайтып җитәргә дә ерак калмаган, утлары җемелдәшеп күренә иде.

      Ул, бер сүз дә дәшмичә, баскан җирендә торып калды.

      Ике-өч йөз метр киткәч, мин артыма борылып караганда, ул, җәлт-җәлт атлап, кайтыр якка килә иде инде…

6

      Әйе, ул көнне мин Гадел абыйга да, шактый сәер сүзләр сөйләгән теге укытучы кыз Гөлүсәгә дә Сәкинәмне ник аерып җибәрүемне аңлатып бирмәдем. Шуңа аңлатмадым, чөнки шәхси тормышым турында үзем дә сөйләргә яратмыйм, башкалар сөйләгәнне дә бик үк өнәп бетермим. Минемчә, андый эшләрне бары тик ике генә кеше: ир белән хатын гына белергә тиеш… Ләкин, шулай икәнлеген яхшы белсәм дә, бу урында мин яшьлек елларымны, беренче мәхәббәтемне, семья хәлләремне сиңа кыскача гына булса да сөйләп бирмичә үтеп китә алмыйм. Алда сөйләячәк вакыйгалар шунсыз аңлашылмаячак, туган. Аңлашылган тәкъдирдә дә тулы булмаячак. Мин сиңа бернәрсәне дә яшермичә, ничек булган, шул килеш сөйләп бирергә вәгъдә иттем бит. Менә тыңла әле.

      Барлык авыл малайлары кебек үк, мин дә җәен каз көтеп, шара уйнап, җиләккә йөреп, ә кышларын чана-чаңгы шуып үстем.

      Башка малайларныкы кебек үк, минем дә үз дусларым, үз иптәшләрем булды. Әмма шулар арасында иң якын дустым Рәдиф иде. Кая барсак та, ни кылансак та, без гел аның белән бергә идек. Мине бүтән малайлар кимсетә башласа – ул, аны кимсетә башласалар – мин, бер-беребезне яклап, теләсә кемгә каршы чыгарга әзер тордык. Әзер генә түгел, сугышкан чакларыбыз да булды.

      Һич онытасым юк без беренче класска укырга керәсе елны, Сабан туе көннәрендә, Рәдифләргә Казаннан туганнары кунакка кайтты. Рәдифкә бүләк итеп уенчык гармун да алып кайтканнар иде. Бер дә бер көнне, шул гармунын тотып, урамда уйнап йөргән чагында, бездән өч-дүрт яшькә зуррак Шайтан Вагыйз дигән малай, кая, кубызыңны уйнап карыйм әле дип, сагыз урынына ябышты бит Рәдифкә. Рәдифнең гадәте шундый: гармун тикле гармунын гына түгел, гомумән, үз әйберен миннән башка кешегә бирергә яратмый ул. Ә гармунын хәтта миңа

Скачать книгу