Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 7
![Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин](/cover_pre1258693.jpg)
– Көрнәледә күптәннән эшлисезме инде?
– Дүртенче ел инде, Өлфәт абый. Быел укулар беткәч, үзебезнең якка кайтып китәр идем. Туйдырды…
– Эш туйдырдымы, әллә Көрнәледән туйдыгызмы?
– Эш түгел, эшемне яратам мин анысы. Көрнәледән туйдым. Халкы, бигрәк тә егетләре грубый.
– Ничек инде алай, сезгә тимиләрдер бит алар?
– Тиюен тимиләр, әмма тынгылык та бирмиләр. Клубка чыгар хәл юк, хәзер тагылырга гына торалар.
– Ә сез берсен дә ярата алмыйсызмыни?
– Юк шул, ярата алмыйм, берсе дә күңелемә ошамый. Ә сез Сәкинәне ярата идегезме, Өлфәт абый?
– Бик ярата идем, Гөлүсә! Сез аны белә идегезмени? – дидем мин, гаҗәпсенеп.
– Бер авыл Советында эшлә дә белмә, имеш. Хисапчы чагында бик еш килә иде ул Көрнәлегә. Якын дус ук булмасак та, яхшы таныш идек без аның белән, яшьтәшләр идек.
– Алай булгач, сез миңа абый дияргә тиеш түгел икән. Миннән ике генә яшькә кече иде бит ул.
– Беләм, Өлфәт абый. Ләкин мин сезгә башкача эндәшә алмыйм. Ничектер, миннән күп олы шикелле тоеласыз.
– Ихтыярыгыз, алайса.
– Сер булмаса, әйтегез әле, – диде ул, беркавым икебез дә тын гына баргач, – Сәкинәне нигә аерып җибәрдегез сез?
– Булды инде, Гөлүсә…
– Сөйләргә теләмисез, димәк?
– Кызыклы хәл түгел ул.
– Ә минем беләсем килә, Өлфәт абый! Үзегез «ярата идем» дисез, үзегез аерып җибәргәнсез. Яраткан кешене аеру мөмкин микәнни соң?
– Мөмкин икән шул менә. Сез ничек итеп, тәвәккәлләп, төнгә каршы минем белән юлга чыгарга уйладыгыз әле, Гөлүсә? – дидем мин, сүзне икенче якка борырга ниятләп. – Ни әйтсәң дә, ир кеше бит мин, әле утызга да җитмәгән тол ир кеше!
Ул, ялт борылып, миңа сыеныбрак утырды.
– Ә мин сездән курыкмыйм, Өлфәт абый. Куркыныч кешегә охшамагансыз сез. Беренче күрүдә үк әйбәт кеше икәнегезне сизендем.
– Яхшы сүзегез өчен рәхмәт!
Тагын беркавым сөйләшмичә баргач, Гөлүсә, кинәт калтыранып, эх, дип куйды да көтелмәгән бер кискенлек белән:
– Ләкин сез джентльмен түгелсез икән, Өлфәт абый! – диде.
– Аңламыйм, Гөлүсә, нәрсә әйтмәкче буласыз?
– Хи-хи-хи! – диде ул, кычкырып көлеп. – Унөч километрның унберен үттек инде, ә сез әле һаман миннән туңмыйсыңмы дип сорарга да догадаться итмисез. Толыбыгызны салып бирмәсәгез, һич югында, куеныгызга сыендырыр идегез, ичмаса! Катып үләм бит инде.
Ул, чыннан да, хаклы иде. Гаеп миндә.
– Гафу итегез, Гөлүсә, мин шундый гамьсез инде! – дип, толыбымны сала башладым.
Ләкин ул:
– Юк, юк, кирәкми, Өлфәт абый, менә болай шәбрәк булыр ул! – дип, мине туктатты да, песи баласыдай йомылып кына, толып эченә кереп утырды. Миңа да искиткеч рәхәт булып китте. Җылы иде каһәрнең тыны! Бер мәлгә тәмам башларны әйләндереп, күз