Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 25

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин

Скачать книгу

Чиләбе җәһәннәм астында түгел ул. Теләгән кешегә анда барып кайту берни тормый. Анысын да хәтереңә алып куй!

16

      Уйландым мин, бик күп уйландым ул көннәрдә. Ахырында шундый нәтиҗәгә килдем: Сәкинәнең кылларын тарткалап карамыйча, Чиләбегә чыгып китәргә ярамый. Башта хат язарга кирәк. Янтыкка барып, әби күзенә күренеп йөрисем килмәде. Сәкинәнең адресын кеше аркылы гына соратып алдырдым да, кичерүен сорап, гафу үтенеп түгел, ә болай гына, улыбыз Ирекнең хәлен сорашып, үзең ничек яшисең, нинди эштә эшлисең дип кенә хат яздым.

      Атна узды, ай үтте – җавап бирмәде бу. Ә минем эч поша. Күңелгә корт керде хәзер. «Менә, Өлфәт, – дим үз-үземә, – җавап язарга да теләми хатының. Димәк, кирәгең шул чама гына инде синең! Йөр инде менә хәзер авызыңны ачып!..»

      Мин әнә шулай ни эшләргә белмичә, ике күземне дүрт итеп Сәкинәдән хат көтеп йөргән чакта, шул форсаттан файдаланып калырга теләгән кешедәй, теге Гөлүсә дигән укытучы тагын калкып чыкты бит, туган. Шул кызыкай белән тагын бер тапкыр очрашырга туры килде миңа.

      Безнең урман – җиләк һәм чикләвек оясы, дип әйткән идем инде мин сиңа. Дөресе шулай аның, туган. Үзебезнең авыл халкы гына түгел, унар-унбишәр километрдагы авыллардан да килеп җыялар безнең урман җимешләрен. Август ахырларында, чикләвекнең иң әйбәт өлгергән чагында, Гөлүсә дә безнең урманга чикләвеккә килгән дә кайтышлый миңа чикләвек калдырып китәргә ниятләгән. Мин колхозчыларның кенәгәләренә хезмәт көннәрен утыртып торганда, бик батыр кыяфәт белән идарәгә килеп керде бу.

      – Кая, фуражкагызны салыгыз әле, Өлфәт абый, иң әйбәтләрен генә, үзегез шикелле сап-сарыларын гына калдырып китим әле шушы чикләвекләрнең. Сезнең өчен дип, боларын баштан ук аеры җыйган идем! – ди.

      Шулай диде дә, минем ай-ваема һич карамастан, алдыма ун-унбиш стакан сыешлы бер янчык чикләвек китереп куйды.

      – Нигә болай юмартланасыз, Гөлүсә, теге чакта юлда калдырып киткән өченме әллә? – дидем мин, уенын-чынын бергә кушып.

      – Ярар инде, Өлфәт абый, – диде ул, колакларына кадәр кызарып. – Ул вакытны искә алмыйк инде! Без хатын-кызларның шулай икәнен беләсездер ич инде, һич тә юкка үпкәләдем мин ул чакта. Ә бу чикләвекне бер дә күпсенмәгез, рәхәтләнеп ашагыз! Сезнең өчен дип җыйдым мин аны. Уф, үләм, тамагым кипте, кая, бер стакан суыгызны эчим әле.

      Мин аңа су салып бирдем һәм, ул авыз очы белән генә, вак-вак йотып кына эчкәндә, калкып-калкып киткән күкрәкләренә, ялтыравыклы кара пута белән кысып буган нечкә биленә, нәфис аякларына сокланып карап тордым. Чибәр иде ул, шайтан кызы, бер дә килмәгән җире юк иде. Әллә инде… Шулчак тагын Сәкинәм күз алдыма килеп басты, һәм мин үз уйларымнан үзем оялып киттем.

      – Суларына хәтле эчеп туйгысыз шушы «Чулпан» ның! – диде ул, ә үзе стакандагы суның яртысын да эчмичә өстәлгә куйды.

      – Тәмле булса, эчеп бетерегез сез аны.

      – Тукта, ял итим азрак. Монысын бетергәч, тагын берне эчәм әле мин, Өлфәт абый. Булгач, пар булсын. Гомер буе ялгыз яшәргә димәгәндер бит миңа!

      Аның тел төбе тагын минем өчен хәтәр якны каера башлавын

Скачать книгу