Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 26

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин

Скачать книгу

сүз катмады. Мин эш белән авыл Советына – Көрнәлегә барган чакларда урамда очраштыргаласа да, тыйнак кына исәнләшеп, ягымлы елмаеп, горур гына атлап үтеп китә торган иде…

      Ә мин һаман Сәкинә турында уйлыйм, аннан җавап көтә идем. Көтеп-көтеп тә беренче хатыма җавап бирмәгәч: «Нигә дәшмисең, Сәкинә, нигә тилмертәсең? Аерым яшәсәк тә, ир белән хатын ич әле без, аерылышканыбыз юк лабаса? Нигә, ике-өч сүз белән генә булса да, үзеңнең һәм улыбыз Ирекнең хәлләрен әйтеп язмыйсың? Әллә эшең бик кыенмы, ярдәм кирәкме әллә? Кирәк икән – әйтеп яз, кулдан килгәнчә булышырмын», – дип, гаебемне танып ук булмаса да, шактый җылы итеп, икенче тапкыр да язып карадым. Әмма… юк, анысына да җавап бирмәде.

      Шуннан соң тәмам боегып калдым мин, туган. Бер уйлаганда, менә хәзер тотам да янына китеп бармакчы булам. Инде җыена гына башлыйм дигәндә, башка тагын икенче төрле уй килә: «Ә Сәкинә чынлап торып миңа хыянәт иткән булса? Галим абзый, андый-мондый эше сизелгәне булмады, дип әйтә әйтүен… Ләкин дөньяда ул сизмичә калган эшләр дә булырга мөмкин ич! Әнә Хафиз карт бүтәнчә раслап тора лабаса!..»

      Менә шул уй килә дә, кинәт тагын ярсып, алдагы фикерләремнән кире кайтам, күңелем суынып куйгандай була. Әмма бу хәл озакка бармый, мин тагын сагышка биреләм, тагын Сәкинәмне тарта башлый күңел… Үзем шул ук вакытта күзгә күренмәгән, әмма мине тоткарлап тора торган киртәне дә ничектер атлап үтә алмыйм…

      Тагын дүрт-биш ай көтеп тә икенче хатыма да җавап булмагач, ниһаять, кирелегемне җиңеп: «Синсез һәм улыбыз Ирексез яши алмыйм мин, Сәкинә бәгырем. Шуның өчен барысын да гафу итәргә әзер торам, тик син дә мине гафу ит! Гафу итәр булсаң, тиз генә хат язып сал. Хатың килгән көнне үк юлга чыгармын да икегезне дә барып алып кайтырмын», – дип тә язып карадым.

      Ләкин ул хатыма да җавап килмәде. Өзелеп-өзелеп юксынсам да, күрәсең, гаебе булгандыр, шуңа җавап бирмидер, шикләнә торгандыр дип, шуннан соң мин аны бүтән борчымадым. Бөтен сагышымны эш белән басарга тырышып, эчтән генә сызып яши башладым.

17

      Ә вакыт һаман үтә торды.

      Безнең аерым яши башлаганга да өч ел гомер узып китте. Колхозның чираттагы отчёт-сайлау җыелышына әзерләнеп йөргән көннәрдә мине райкомга чакырттылар. Гадел абый үзе дәштергән икән.

      – Йә, сөйлә, иптәш Хәкимов, эшләрең ничек? – диде ул, кул биреп исәнләшкәннән соң.

      – Әлегә ярыйсы шикелле, Гадел Салихович, – дидем, аны нәрсә кызыксындырганын тәгаен генә белә алмыйча. Аннары колхоздагы хәлләрнең торышыннан башлап киттем: – Ашлыкны сугып бетердек. Үзегезгә мәгълүм, икмәк заданиесен йөз дә егерме җиде процент итеп үтәдек. Чәчүлек орлыкларыбыз да әзер: чистартып амбарга салып куелган. Ел ахырында колхозчыларга да хезмәт көненә кило өч йөздән исәп-хисап ясадык. Ә хәзер утраудагы болыннан печән ташыйбыз. Аны да алып кайтып бетерсәк, алай зур эшебез калмый да кебек.

      – Яхшы, алары бик әйбәт булган, иптәш Хәкимов. Сводкалар караганда ук шулай дигән идек. Инде хәзер син миңа шуны әйт: үз хәлләрең ничек? Хатының белән сөйләшеп карадыңмы? Янына

Скачать книгу