Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 30

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин

Скачать книгу

киеп йөрим. Ә бит минем кулым да балта тота белә. Мин дә, башка авылларга барып, йорт салып йөрергә магу. Ну, минем алай итәсем килми, сәвисем бар минем. Бөтенебез дә шулай йөри башласак, кем алып барсын калхуз эшен? Минем фикерем шул: Хәкимовны куярга кирәк прсидәтел итеп. Булдыра торган егет ул. Вәт шул! Минем сүзем бетте. Кирәк булса, язып куй, иптәш сиклитар, Сафин Вафа дигән кеше мин.

      Вафа абзыйдан соң тагын унлап колхозчы кызып-кызып мине яклап сөйләде. Аннары Гадел абый торып басты да:

      – Хәзер, иптәшләр, мәсьәләне тавышка куябыз: кем дә кем Хәкимов Өлфәтне…

      – Гафу итегез, Гадел Салихович, минем дә бер-ике сүзем бар иде, – дип, мин үзем трибуна янына чыктым. – Мәсьәләне тавышка куйганчы, мин сезгә шуны әйтмәкче булам, иптәшләр, – дидем мин. – Зинһар, мине үзе теләп килгән икән дип уйлый күрмәгез! Сезгә килергә һич тә җыенмаган идем. Хәзер дә председателегез булырга атлыгып тормыйм. Сайламасагыз, рәхмәттән башка сүз әйтмәячәкмен. Әгәр сайлыйсыз икән, әйдәгез, алдан ук килешеп куйыйк, соңыннан үпкәләштән булмасын. Сездә эшләмәсәм дә беләм мин: сукранырга яратучылар күп, ә эшләргә теләүчеләр азрак биредә. Ул нәрсәне бетерергә кирәк булыр! Иң элек яхшылап эшләргә туры килер. Аннары рәхим итеп сорый да аласыз. Бөтенебез бер семья булып, колхозныкы дип түгел, минеке дип, күңел биреп эшләмәсәк, читтән килеп беркем дә алга җибәрмәячәк бу колхозны. Монысы – бер! Икенчедән, читкә китеп, шабашниклыкта йөрүчеләр иртәгәдән үк ул эшне туктатырга тиеш! Өченчедән, һәркайсыгызга бригадир кая эшләргә куша, шунда барырга кирәк булыр. Сәбәпсез-нисез эштән калучылар рәхим-шәфкать көтмәсен! Инде килеп, әгәр минем ялгыш эшләрем була икән, шулай ук күземә терәп әйтүегезне үтенәм. Чыш-пыш арттан гайбәт сату кирәк түгел! Менә шул, иптәшләр. Мәсьәләне тавышка куйганчы, боларны искә алыгыз. Әле соң түгел. Соңыннан тегеләй дә болай, фәлән дә фәсмәтән дип йөрерлек булмасын! Минем таләпләргә риза булган кешеләр генә кулын күтәрсен. Тагы шунысын да әйтеп куям. Кайсыдыр, Галләмов Закир агай иде, ахрысы: «Читтән килгән председательләрне күп күрдек инде, юньләп эшләмиләр, әмма хезмәт хакын акчалата каералар», – диде. Курыкма, Закир агай, мин акчалата алмаячакмын. Барлык колхозчылар кебек үк, мин дә хезмәт көненә эшләячәкмен. Сезгә ни, миңа да шул булыр.

      Аннары Гадел абый мәсьәләне тавышка куйды. Җыелыштагы биш йөз алтмыш өч колхозчының уналтысы каршы булды, башкалары, ризалык белдереп, кул күтәрде…

      Шулай итеп, мин «Чулпан» нан «Ватан» га күчәргә тиеш булдым, туган. Ләкин сайлап куйган көннәрдә үк анда эшли башламадым. Ни өчен дисәң, алдагы елда мин Казан авыл хуҗалыгы институтында читтән торып укырга имтихан биреп кайткан идем. Нәкъ шул көннәрдә кышкы сессиягә барырга кирәк иде. Шуңа күрә, элекке председатель белән алыш-бирешне кайткач ясарга булып, Казанга кышкы имтиханнарны тапшырырга китеп бардым.

      Менә шунда теге укытучы кыз Гөлүсә белән янә очраштык без. Ул да читтән торып Казан педагогия институтында укый, һәм ул да,

Скачать книгу