Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 32

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин

Скачать книгу

алып кереп сыйларга да тырыштылар, төрле «бүләкләр» төртергә азапланучылар да булды. Минем әле һаман буйдак булып йөрүемне сәбәп итеп, гайбәтен дә туйганчы тараттылар…

      Һей, туган, ул көннәрдәге хәлләрне искә алганда, хәзер дә аркалар чымырдап китә әле!..

      Әлеге шул «Ватан» да эшли башлаган көннәрдә килеп чыккан кайбер хәлләрнең бер-икесен сөйләп үтмичә тәки булдыра алмам, ахрысы.

      Март аеның урталары, аяз, җылы көн иде. Икенче бригададан алты ирне кырга салам көрәргә җибәрдек. Тукта әле, нишләп яталар икән дип, төшкә таба яннарына барып карап кайтырга булдым мин боларны. Килсәм, алтысына алтышар метр кар да көрәмәгәннәр. Үзләренә кирәк кадәр урынны гына чистартканнар да, көрәкләрен карга кадап куеп, дөньяларын онытып, карта сугып утыралар! Шулкадәр бирелеп уйныйлар – яннарына килеп басканымны да сизмәделәр хәтта.

      Акыра, сүгенә башлаудан үземне чак-чак кына тыеп калдым. Ачуың килмәслек тә түгел бит: иртәгә шушы эскерттән ферма терлекләренә салам ташый башларга тиешләр, ә болар әле ул эскертне көрәргә тотынмаган!

      – Кая, миңа да карта өләшегез әле, җәмәгать? – дидем мин, ачуымны бик зур кыенлык белән генә басып, юри исем китмәгән атлы булып күренергә тырышып.

      Алтысы да дерт итеп киттеләр. Ә мине сайлаган җыелышта райком секретаре белән әрепләшеп азапланган Галләмов Закир агай исә карталарын салам өстенә ташлап сикереп үк торды. Башкалары да карталарын ташладылар. Берсенең дә алып кесәсенә салырга йөрәге җитмәде: нишләргә белмичә, аптырашып тик торалар.

      – Нигә авызларыгызны чөйгә элеп, шаккатып калдыгыз? Мине уенга алырга теләмисезмени?

      Берсе дә бер сүз дәшмәде.

      – Синекеләрме болар, Закир абзый? – дидем мин, чәчелеп яткан карталарны җыеп алып, – мә, кесәңә салып куй!

      Закир абзый кымшанып та карамады.

      – Синеке түгел, димәк. Кемнеке соң болар?

      Берсе дә минеке димәде.

      – Ярый, хуҗасы юк, алайса, бик шәп булды әле бу! – дип, куанган сыман итеп, карталарны кесәмә салып куйдым да сәгатемә карадым: уникенче киткән иде.

      Кыш көне безнең якларда мондый эштән төшке ашка кайтып тору гадәте юк. Иртәдән алып көндезге икеләргә кадәр эшлиләр дә шуннан соң барып йөрмиләр. Димәк, бу алты ирнең нибары ике-ике сәгать ярым эш вакытлары калган. Нәрсә генә майтара ала инде алар бу килештән?

      – Теләсә нишләгез, иптәшләр, – дидем мин, кискен итеп, – кайтып төшке ашны ашап киләсезме яки кайтып тормыйсызмы – анысы сезнең ихтыярда. Ләкин кичкә шушы салам эскертенең, һич югында, яртысы көрәлгән булырга тиеш! Иртәгә моннан салам ташый башлаячакбыз. Әгәр эскерт көрәлмәгән булса, җавабын үзегез бирерсез!

      Башкалары, көрәкләрен алып, эшкә кереште. Тик Галләмов Закир агай гына урыныннан кузгалмады. Миңа карап мыскыллы итеп елмайды да:

      – Без тырышып караганыек та, барып чыгар төсле тоелмады шул, прсидәтел, кары бик калын булып чыкты, – диде. – Шуңа кәрт сугарга тотындык.

Скачать книгу