Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 36

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин

Скачать книгу

дә белмичә бераз торгач, мин аны күтәреп алып менәргә дип кузгалган идем, күпер өстеннән:

      – Әй Өлфәт, Өлфәт! Шулай ук ярыймы соң инде? Харап иттең бугай бит кешене! – дигән тавыш ишетелде.

      Күтәрелеп карасам – Закир абзый. Теге вакытта салам көрәргә барган җиреннән мин куып кайтарган Галләмов Закир абзый! Күпер тирәсендә генә печән чабып йөрүе икән. Шуннан безнең бәйләнешкәнне карап-күреп торган!

      Яшерен-батырын эш итәрлек ара да, чама да юк иде хәзер. Беткән баш беткән инде, дип уйлап алдым да:

      – Әйдә, анда остарып торганчы төш монда, алып менеп арбага салыйк әле үзен! – дидем мин аңа, бер дә исем китмәгәндәй күренергә тырышып.

      Без ярты гәүдәсе суда яткан җиреннән тартып алып күтәрә башлагач, Рәдиф бик каты ыңгырашып куйды. Аннары, күкрәген тотып:

      – Үләм, кузгатмагыз! Тимәгез миңа! – дип кычкырды.

      – Тукта, Өлфәт, кая, куеп торыйк әле! – дип, Закир абзый башта Рәдифне ипләп кенә җиргә яткызды. Аннары тегенең күкрәген, ян-якларын капшарга тотынды. Уң як кабыргасын капшый башлагач, Рәдиф тагын җан өшеткеч итеп илереп куйды.

      – Әһә! – диде Закир абзый, ниндидер нәтиҗәгә килеп. – Болай икән эшләр! Ә син алай ук борсаланма, энекәш! – диде ул аннары, Рәдифкә мөрәҗәгать итеп. – Әллә ни куркыныч нәрсә юк монда. Сынса, бер кабыргаң гына сынгандыр. Кабырга сынганнан берәүнең дә үлгәне юк әле. Тик кенә ят, тик ятсаң авыртмас ул! Кая, Өлфәт, су алып кил тиз генә, авыз-борыннарын юыйк, бу килеш адәм күзенә күрсәтә торган түгел бу.

      Башымнан кепкамны йолкып алдым да шуңа тутырып су алып килдем.

      Хәйран батыр йөрәкле кеше икән Закир абзый: Рәдифнең ыңгырашуына һич исе китмичә, битен ялт иттереп юып алды. Күрәсең, күпердән барып төшкәндә, берәр ташка бәрелгән булгандыр, Рәдифнең маңгаенда да яра эзе бар иде. Үги ана яфрагы ябыштырып, аның да канын туктатты. Аннары әйтте:

      – Әйдә, Өлфәт, ипләп кенә күтәреп алып меник инде! Җайлап кына арбаңа салыйк та, өйләренә илтеп куй син моны!

      Ул минутларда минем үз башым берни эшләми иде, Закир абзый кушканны гына үтәп йөрдем…

22

      Мин Рәдифне алып кайтып, җитәкләп өйләренә керткәндә, әнисе Мәсрүрә апа үзенә урын җәеп йөри иде. Күргәнем юкка, күп булса, бер ел үткәндер, әмма шул арада Мәсрүрә апа, бик нык ябыгып, тәмам карчыкка әйләнгән, бичара: чәчләре дә агарып калган, яңаклары да эчкә баткан, сөйләшүенә хәтле бөтенләй үзгәргән. Элек чат-чат килеп, кеше бер сүз әйткәнче, унны әйтеп ала торган иде ул. Ә хәзер сабыр гына, теләр-теләмәс кенә әйтә сүзен. Мин Рәдифне алып кергәч тә, бер дә алай күтәрелеп бәрелмәде. Хәтта нишләгән, кайда булган дип тә сорашып тормады.

      – Эчеп исерү генә түгел, егылып муены сынса да, сүзем юк, олан! – диде дә, бүтән бер сүз дә дәшмичә, урынын җәюен дәвам итте. Аннары, үзалдына сөйләнгәндәй генә итеп: – Пычак та булмас әле! Күзен-башын тондырып, иртәгә үк баш төзәтергә акча сорый башлар! Озаграк ятса, әзрәк иркен сулыш алырыем, ичмаса, ятмас шул! – диде. Урынын җәеп бетергәч тә, Рәдифкә бөтенләй игътибар итмичә, каршыма килеп: – Әй Өлфәт наный, тәмам бозылды бит бу малай! Бөтенләй

Скачать книгу