Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 35

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин

Скачать книгу

дә. Әмма берсендә тәки тыелып кала алмадым. Әле дә бик еш уйланам ул турыда. Бер уйлаганда, үземне гаепләп, алай ук кызып китмәскә кирәк иде дип үкенеп тә куям. Икенче уйлаганда исә, әле ярый шулай иткәнмен, минем урында булса, бүтән кеше дә нәкъ минемчә эшләр иде дип, үземне үзем юаткан чакларым да күп була. Ләкин шул фикерләремнең кайсы дөрес икәнен бүген дә өзеп кенә әйтә алмыйм әле. Бик четерекле, бик зур эш булды ул, туган. Менә тыңлап кара әле, бәлки, син аерып бирерсең.

      «Ватан» да икенче елымны эшли идем мин ул чакта. Урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә, көзге чәчүгә чыгарга әзерләнеп йөри идек. Бер дә бер көнне, кырдан, тракторчылар яныннан кайтып килешли, минем туган авыл белән Көрнәле арасындагы Лашман күпере дип йөртелә торган күпердә, һич тә истә-оста юк чакта, Рәдиф очрады миңа. Күпер төбендә бит-кулын юып азаплана иде. Мин сүз катмыйча гына үтеп китмәкче булган идем дә, барып чыкмады. Күпергә килеп кергәннән соң, арба дыңгырдый башлагач, Рәдиф башын күтәрде дә, мине танып алып, кулы белән «туктап тор әле» дигәнне аңлата торган ишарә ясады. Мин атны туктаткач, күпергә алпан-тилпән менде дә яныма килеп басты.

      – Них… них…хәл, Өлфәт дус? – диде ул, телен чак әйләндереп. – К…аян кил…еш?

      – Тракторчылар янына барган идем. Үзеңнең нишләп йөрү? Нигә шултикле күп эчтең? Аягыңда басып торырлыгың да калмаган бит!

      – Ниг…гә эчтемме? Ан…нысын мин үз… һык!.. үз…зем беләм аның! Дав…вай, син ми…не кай… һык!.. кай…тарып куй әле, яме!

      Шулай диде дә арбага менеп утырды. Ул тагын нидер әйтергә калкынган иде дә, бик каты очкылык тота башлагач туктап калды. Аннары укшырга тотынды һәм, тагын «торып тор» дип ишарә ясап, арбадан төшеп, читкәрәк китте.

      – Х-хәзер бетә! – диде ул, байтак азапланганнан соң, бераз рәткә керә башлап. Аннары, су буена төшеп, ярга сузылып ятып, су эчеп менде.

      Мине үзләренә кунакка чакырган Рәдиф түгел иде инде ул хәзер. Әле утызга гына якынлашып килсә дә, илле яшьлек кешегә охшап, картаеп, ябыгып калган иде. Өстендә дә мин фронттан кайткан вакытта киеп йөри торган зәңгәр галифе чалбар белән зәңгәр гимнастёрка түгел, иске гражданский чалбар да беләүләнеп беткән пиджак. Аягына да элекке ялтырап торган хром итекләр урынына кыршылып беткән кирза итек кигән. Ә башында бернәрсәсе юк, чәчләре тузып, күзләренә төшеп тора. Бөтен өс-башы буялып, пычранып беткән.

      – Әйдә, Өлфәт, авырсынмый гына авылга кайтарып куй инде син мине, малай! Үләм ату, аяк атлар хәлем дә юк! – диде ул, көн шактый эссе булса да, дер-дер калтыранып һәм хәйран айнып китеп.

      – Кайта алмаслык булгач эчмиләр аны. Теләсәң ни әйт, мин сине илтмим, Рәдиф!

      – Дуслык хакына да тыңламыйсыңмы?

      – Хатыныңа кул сузган кешене син дус итә алыр идеңме соң?

      Рәдиф беркавымга тотлыгып калды. Аннары башын аска иде дә:

      – Мин нәкъ менә шул турыда сөйләшмәкче идем синең белән, Өлфәт, – диде.

      – Нәрсәсен сөйләшәсең аның? Аңлашасын аңлаштык бугай бит инде.

      Мин

Скачать книгу