Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 29

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин

Скачать книгу

мөрәҗәгать итте: – Әйтегез әле, иптәш, нинди эштә эшлисез сез?

      – Кая кушсалар – шунда! – диде Галләмов.

      – Ә узган ел күпме хезмәт көне эшләдегез?

      – Син нәрсә пркарур шикелле дупруслый башладың әле мине?

      – Сез алай кызмагыз әле, иптәш! Прокурор булып түгел, җыелыш исеменнән үтенәм бит мин: күпме хезмәт көне эшләдегез?

      – Ну, сиксән җиде булсын, ди. Шуннан?

      – Ә ел буена барлыгы ничә көн эшкә чыктыгыз?

      – Менә анысын санамаган идем шул, иптәш сиклитар. Кирәк буласын белмәдем. Иренмәүчеләр хезмәт кенәгәсен алсын да санасын… Ә миңа бушны чутлап ни файда?

      Гадел абый аның сүзләрен сабыр гына тыңлап утырды. Аннары Галләмовның хезмәт кенәгәсен алып килергә кушты да минем кандидатурага каршы чыккан башка кешеләрдән дә, кайда эшлисез, күпме хезмәт көнегез бар, дип сораштыра башлады.

      Әмма алары да батырып эшләүчеләр түгел, колхоз белән бәйләнешләре бик чамалы кешеләр булып чыкты.

      Теге өч ирнең икесе балта остасы, берсе мич чыгаручы – гомерләрен күбрәк тирә-як районнарда, хәтта чит өлкәләргә чыгып та эшләп үткәрүчеләр икән. Әлеге ике хатынның ирләре дә шулай ук колхозны куандырырлык эш күрсәтмиләр: кышын вак-төяк эштә эшләп йөрсәләр дә, җәйгә чыккач, колхоз эшенең иң кызу чагында, бер кешене унга бүләрдәй вакытта, Урал ягына китеп, печән чабып, утын кисеп, акча сугып йөриләр икән.

      Хезмәт кенәгәсен карап, Галләмовның да колхоз эшенә нибары илле бер көн генә чыкканын, аның да җәен шабашниклыкта йөрүен ачыклаганнан соң, Гадел абый ипләп кенә трибуна янына барып басты да, өстенә иске сырма кигән, башына уңып беткән калын шәл япкан кечкенә генә бер хатын-кызга мөрәҗәгать итеп:

      – Әйтегез әле, менә сез кайда эшлисез? – дип сорады.

      Кечкенә ханым башта сискәнеп-каушап китте. Аннары ялт итеп урыныннан купты да:

      – Дуңгызлар карыйм, иптәш сиклитар, дуңгызлар! Безнең ише ирсез-атсыз хатын-кыз кайда эшләсен инде бүтән?! – диде.

      – Узган ел күпме хезмәт көне эшләдегез?

      – Һей, миннән сорасаң! Көненә ике труддин язабыз дип әйткәннәрие, эшкә куйганда. Өченче елымны эшлим инде. Үткән ел күпме труддинем булгандыр, үтер – әйтә алмыйм. Бер дә ул хакта сорашканым булмады.

      – Җиде йөз дә унтугыз да җитмеш биш сутый хезмәт көне бар Хәдичә апаның! – дип кычкырды берсе мич артыннан. Күрәсең, бригадир яки ферма мөдире кычкыргандыр, югыйсә алай төгәл әйтеп бирә алмас иде.

      – Алай икән! – диде секретарь, мәгънәле генә итеп. – Кызык, бик кызык килеп чыга бит, иптәшләр! Кечкенә генә Хәдичә апа җиде йөз унтугыз хезмәт көне эшләгән, ә чиртсәң, битләреннән кан чыгарга торган тап-таза дүрт ирнең, дүртесенекен бергә кушсаң да, Хәдичә апаныкы хәтле хезмәт көне юк! Бу нәрсә була инде, иптәшләр? Бу килештән ул колхоз ничек алга китсен инде? Җитмәсә, колхозда иң аз эшләүче шул кешеләр, оялмыйча, авыз күтәреп сөйләп торган булалар бит әле! Аларның нигә алай йон кабартулары аңлашыла, әлбәттә:

Скачать книгу