Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 38

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин

Скачать книгу

Урманда, кырда һәм яр буйларында аларның йөздән артык үле гәүдәләре аунап калды. Бик күп коралларны да кулга төшердек…

      Бу тигезсез сугышта безгә җиңү китергән төп сәбәпче кем, нәрсә булды соң? Без моны соңыннан гына белдек.

      …Морат Мостафин, урман арасыннан үрмәләп, дошманның тылына чыга. Немец пулемётчысын атып үтерә дә аның коралыннан һөҗүм итүче дошман сафларына төбәп ут ача.

      Партизаннарның бу җитди операциясен уңышлы башкарып чыгуга Морат Мостафинның кыюлыгы гаять зур ярдәм итте. Ләкин безнең шатлык озакка бармады: сугышның соңгы минутларында кадерле дустыбызны – батыр Моратыбызны дошман ядрәсе безнең арабыздан алып китте…

      Һөҗүм башланыр алдыннан гына Морат миңа, сугыштан соң, Сумы өлкәсенең Урта Буд районындагы Красичка авылына барып, авыр минутларда үзенә ярдәм кулы сузган украинлы дусларына рәхмәт белдерәсе килүен әйткән иде. Ләкин бу теләген тормышка ашыра алмады ул – Украина җирләрен азат итү өчен барган изге сугышта шәһит китте…

      Каһарман Морат Әхмәтсафа улы Мостафинны партизаннар берләшмәсенә нигез салынган тарихи Спадшань урманында, Туганнар каберлегендә җирләдек…

      – Ватан Сине бервакытта да онытмас, Морат! – диде командирыбыз Кудрявский. – Партизанга, сугышчыга, коммунистка, чын кешегә мәңгелек дан!..

      Партизаннар, винтовкалардан, пистолетлардан атып, өч тапкыр салют бирделәр. Залп тавышлары урман эчендә батырлык кайтавазы булып озак яңгырап торды…»

* * *

      Инде хәзер Морат батырның үзенә һәм аның якыннарына сүз бирик.

      2. М. Мостафинның соңгы хаты

      Дошман тылыннан хат.

      Исәнмесез!

      Барыгызга да сагынып кайнар сәлам! Күрше-күлән, кардәш-ыруларның барчасына да сәлам диярсез. Сәлам соңында шул: үзем хәзергә исән-сау. Менә нәкъ сигез айдан соң сезгә хат язарга мөмкинлек алдым. Үзем узган елның октябреннән бирле дошман тылында фашист этләренә каршы көрәшне дәвам иттерәм. Көннәр җылыну белән, безнең эшчәнлек аеруча җанланып китте. Партизан отрядыбыз көннән-көн йөзләгән кадрлар белән тулылана бара!

      Фашистларны көннәр һәм төннәр буенча кыра бирәбез, кая кереп посарга урын таба алмыйлар. Без алар хисабына коралланабыз, туенабыз һәм киенәбез. Ләкин ул кара җаннар хатын-кыз һәм бала-чагаларны бик күп үтерәләр. Әлегә без булмаган төбәкләргә барып чыгып, авылларны барлык халкы белән бергә утта яндыралар… «Партизан» исеме аларның йөрәкләренә инә урынына кадала…

      Шулай итеп, без көрәштә көннән-көн чыныга киләбез. Тәҗрибә арта, эшебезнең хаклыгына, җиңүебезгә ышаныч көннән-көн ныгый. Ярый, хуш, сау булыгыз (без хәзергә Украинаның Сумы өлкәсендә). Барыгызга да яхшыдан-яхшы теләкләр теләп калам. Тигез-тату, матур яшәгез һәм нык ышаныгыз: дошман якын киләчәктә безнең җиребездән үзенең соңгы сөякләрен алып качар. Шул чагында без дә ерак тылдан үзебезнең туган Кызыл армиябезгә кайнар котлау сүзләрен юлларбыз! Рәхмәт! Шул якты көнне якынайту өчен,

Скачать книгу