Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 39

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин

Скачать книгу

Украинадан якын-газиз кешебез турында килгән яңа хат-хәбәр безнең һәммәбезне – Морат абыемның хәләл җефете, мөгаллимә Миңнемаһруй җиңгине, бердәнбер кызы Флүрәне, барлык туганнарны гаять нык шатландырды. Без Морат абыебызның яшьтән үлеп китүенә (нибары 26 ел яшәп калды бит ул фани дөньяда!) бик кайгырып еласак та, аның фашистларга каршы сугышта күрсәткән батырлыклары турында ишетеп-укып, тирән дулкынлану, горурлык хисләре кичердек!

      Абыебызны бик җылы итеп искә алып, аның Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган изге көрәштә ничек һәлак булуы, соңгы батырлыгы турында чын дөреслекне язып җибәргән украин дустыбыз Л. Е. Кизяга туганнарча кайнар рәхмәтебезне һәм чиксез ихтирамыбызны белдерәбез…

* * *

      …Әйе, украин дуслар татар егете Морат Мостафинның батырлыгын онытмыйлар. Сумы өлкәсенең Путивль шәһәреннән унике чакрым ераклыктагы Спадшань урманында, матур бер аланлыкта аңа һәм сугышчан дусларына мәрмәрдән һәйкәл куелган. Истәлек өчен шул һәйкәлнең фоторәсемен дә җибәргәннәр ерактагы якын дуслар Морат батырның гаиләсенә. Өстәвенә кунакка да чакырганнар, «Путивль шәһәрендәге крайны өйрәнү музеенда әтиегезгә кагылышлы стенд белән дә таныштырырбыз», – дип язганнар алар Флүрә ханымга.

      4. Мәктәбенә кайтты батыр!.

      Бәхеткә, якташлары да зурлый Морат дигән чын каһарманны!

      Заманында ул укыган һәм укыткан Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенә аның исемен бирдерү турында да күпләр кайгырткан. Әлеге авыл кияве – исеме алда зурлап телгә алынган мөхтәрәм профессор Васил Гарифуллин, заманында М. Мостафин чакыруы буенча Теләче район газетасына эшкә килгән һәм аның хәер-фатихасы белән тормышта үз юлын тапкан икенче бер зур шәхес – Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, философия фәннәре докторы, Ш. Мәрҗани исемендәге премия лауреаты Яхъя ага Абдуллин, район мәгариф бүлеге мөдире Мансур Газизов, яшь туристлар станциясе директоры, бер үк вакытта батырларыбызның якты истәлекләрен мәңгеләштерү белән шөгыльләнүче Хәләф Нуретдинов, авылның үтә дә тынгысыз, эзләнүчән мөгаллимәләре Наилә Мөхәммәдиева, Гамбәрия Нигъмәтҗанова, Кече Кибәхуҗа урта мәктәбе директоры Миңнәхмәт Биктимеров һ. б. әнә шундыйлардан. Теләче районы хакимиятенең шул чордагы башлыгы, Татарстан халык депутаты Илдар әфәнде Низамов та аларның бу изге теләген ихластан хуплаган һәм шул хакта тиешле карарны чыгарып та өлгергән!..

      Мәктәпкә Морат батыр исемен бирү тантанасына Казаннан да байтак кунаклар чакырылган иде. Шулар арасыннан каһарманның хәләл җефете Миңнемаһруй ханым, кызы Флүрә ханым, кияве Нуретдин ага, аларның балалары Сания белән Марат, кияүләре Илдус, киленнәре Гөлшат, оныклары Илсур белән Азат, Айдар белән Айрат һәм башка туганнары-якыннары аерым бер игътибар-ихтирам үзәгендә булды. «Хәтер яктысы» дип исемләнгән бу очрашу барышында Морат батыр турында бихисап җылы сүзләр әйтелде, истәлекләр яңартылды. Васил әфәнде белән Мәдинә ханым Гарифуллиннарның музыкант уллары – гармунчыларның Ф. Туишев исемендәге республика конкурсы лауреаты Илназ Гарифуллин

Скачать книгу