Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 42

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин

Скачать книгу

газетасына мөхәррир урынбасары итеп билгеләнә. 1951 елда ул СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә. 1951–1955 елларда Зәки Шәрәфетдин улы – Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире, аннары берникадәр вакыт Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант һәм идарәнең җаваплы секретаре вазифаларында. 1957 елда, Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, Зәки Нури алты елга якын – Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы секретаре, 1964–1971 елларда – «Казан утлары» журналының баш редакторы, 1971–1974 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе булып эшли. Җәмәгать эшлеклесе буларак, ул ике тапкыр – 1967 һәм 1971 елларда – Татарстан Югары Советына депутат итеп сайлана…

      Кыскача анкета мәгълүматлары Зәки Нуриның сугыштан соңгы эшчәнлеген әнә шулай яктырта. Әмма бу юллар артында һәр минуты, һәр көне вә төне киеренкелек белән иҗади януда үткән еллар ята. Әдәбиятта иң актив эшләүчеләрнең берсе иде өлкән каләмдәшебез. 1945–1993 еллар эчендә аның алтмыш өч (!) китабы басылып чыкты.

      Биредә Зәки ага Нури турында «Әдипләребез» дигән библиографик белешмәлекнең 2 нче томыннан (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009; төзүчеләре – Рәис Даутов, Равил Рахмани) аерым өзекләр китереп үтәсебез килә: «Иҗатчы буларак, ул – иҗтимагый тормышта, әдәбият-сәнгать дөньясында булган һәр мөһим вакыйгага, яңалыкка публицистик яки шигъри сүзе аша мөнәсәбәтен белдереп барган әдип. Аның әдәби мирасын зур дүрт төркемгә бүлеп карарга мөмкин: публицистик яңгырашлы һәм мәхәббәт лирикасы, балалар шигърияте («Син мәктәпкә йөрисең», 1954; «Аңлатыгыз миңа», 1956; «Таныш булыгыз», 1958; «Табышмак әйтеш», 1959; «Саный беләм», 1962; «Бу – безнең китап», 1967; «Без инде хәзер зурлар», 1970; «Күп беләм китабы», 1988 һ.б. җыентыклар), сатира-юмор әсәрләре («Сезнең арада юкмы шундыйлар», 1960; «Туры карап күзегезгә», 1963; «Елмаябыз һәм көләбез») һәм төрле телләрдән тәрҗемәләр.

      Тәрҗемәче буларак, Зәки Нури рус совет шагыйрьләре А. Твардовскийның «Дом у дороги» («Юл буендагы йорт», 1951), С. Щипачёвның «Дом в Шушенском» («Шушенскоедагы өй», 1953), В. Саяновның «Ленин в Горках» («Ленин Горкида», 1954) исемле поэмаларын, украин шагыйре П. Вороньконың балалар өчен язган шигырьләрен («Синең китабың», 1955), кыргыз шагыйре К. Җунусов, белорус поэзиясе классигы Я. Коласның шигъри әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Ул шулай ук, үзе төзеп һәм татарчага тәрҗемә итеп, аерым серия басмалары рәвешендә 1967–1975 еллар арасында совет чоры азәрбайҗан, белорус, казах, үзбәк, төрекмән, таҗик, кыргыз, украин, рус, латыш, эстон, әрмән һәм грузин поэзиясенең иң яхшы үрнәкләре тупланган махсус җыентыклар бастырып чыгара. Дөнья халыклары авыз иҗаты әсәрләрен (мәзәкләр, мәкаль-әйтемнәр һ. б.) үз эченә алган «Алтын хәзинә» (1973), «Күңелле китап» (1979, 1989) исемле күләмле җыентыклар да шагыйрьнең тәрҗемә өлкәсендәге нәтиҗәле иҗат эшчәнлеге турында сөйли. Бер үк вакытта аның үз иҗат мирасыннан рус теленә тәрҗемәдә егерме китабы һәм белорус, азәрбайҗан, казах, мари, якут телләренә тәрҗемәдә биш шигырь җыентыгы нәшер ителә.

Скачать книгу