Ак карларда ак розалар. Светлана Ханифовна Шарипова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ак карларда ак розалар - Светлана Ханифовна Шарипова страница 4

Ак карларда ак розалар - Светлана Ханифовна Шарипова

Скачать книгу

каенны шаһит итеп

      Исемнәрең язылган.

      Еллар узгач урап кайттым

      Яшьлегем яланыннан.

      Күз алдымда синең күзләр,

      Күңелдә сагыш калган.

      Башың имә

      Язгы җилләр назлап иссәләр дә,

      Әче җилләре бар көзләрнең.

      Эретерлеге бар, үтерере

      Бер авыздан чыккан сүзләрнең.

      Кушымта:

      Авырлыклар килсә, башың имә,

      Сынма, тырыш сабыр итәргә.

      Иңне иңгә терәп, бергә-бергә

      Барысын да була үтәргә.

      Кулда байлык булса, дуслар бик күп,

      Яуда дусның чыны сынала.

      Ышанма син язгы калын бозга,

      Томандагы матур сыннарга.

      Синең өчен утка – суга керер

      Яннарыңда булса хәләлең,

      Абынган чагыңда егылмассың,

      Мөшкел булмас һич тә хәлләрең.

      Бергә булыйк

      Миңа синсез, сиңа минсез булыр

      Үтә алмас биек киртәләр.

      Бергә булсак кына бәхет белән

      Тулып туар яңа иртәләр.

      Кушымта:

      Уйламыйча әгәр үпкәләтсәм,

      Җитмәсә әгәр сиңа назым,

      Кичер мине, зинһар, чын күңелдән

      Гафу ит берүк, сөйгән ярым.

      Еллар буе күңелем түрендә

      Дәрья булып сөю җыелган.

      Синең ис(е)мең минең язмышыма

      Кояш нуры булып уелган.

      Бәхет бит ул якты бу доньяда

      Парлы булып, сөеп яшәве.

      Бәхет бит ул көн дә сөйгәнеңнең

      Бер кочаклап назлап дәшүе

      Бәхетле булыйк бүген

      Еракка хыяллар корып,

      Сизмибез көн үткәнен.

      Вакыт безне аямыйча

      Гомер җебен сүткәнен.

      Сөйгән ярлардан сөелеп,

      Татыйк балалар назын.

      Шатланып каршылыйк һәрбер

      Җәй-кышын, көзен, язын.

      Кушымта:

      Алдагыга өмет итеп

      Тартмыйк тормышның йөген.

      Һәр мизгел үзе кадерле-

      Бәхетле булыйк бүген.

      Байыйбыз дип мал җыябыз,

      Көчне сарыф итәбез.

      Бу дөньяга ничек килсәк,

      Шулай ташлап китәбез.

      Газиз туган җиркәем

      Атлап түгел, очып кайтам

      Туган як юлларыннан.

      Әйтерсең дә, газиз әнкәм

      Җитәкли кулларымнан.

      Кушымта:

      Туган ягым, туган йортым,

      Газиз туган җиркәем,

      Ераклардан әйдәп торган

      Туган-үскән илкәем.

      Таныш сукмак, таныш юллар

      Туган йортка илтәләр.

Скачать книгу