Тормыш баскычлары. Салих Хусаинов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Тормыш баскычлары - Салих Хусаинов страница 6
Шулаймыни?.. Нигә аны баярак әйтмәдең, – дип урыныннан сикереп торды Петр Сергеевич.
Бүген шундый шатлыклы көн. Бу хәбәр белән сине борчыйсым килмәгән иде, дип куйды Лида, ник әйтүенә үкенеп.
Мин тиз генә барып кайтыйм инде, әнкәсе, бик озак тормам, – дип Петр Сергеевич чыгып китте.
Лесничество мөдире Геннадий Михайлович Тюленев аны ачык чырай белән каршы алды.
Ишеттем, ишеттем, молодец, – дип чын күңеленнән тәбрикләде.
Бераз сөйләшкәннән соң Никушин:
Машиналарның барысы да эштәме? – дип сора куйды.
Кая киле чыга, иртәгә планны тутырабыз дигәндә генә…
Нәрсә булды? – дип түземсезләнеп сорап куйды механик.
Әнә Куртаев Мөкатдәс машинасының тормозы җимерелгән.
Петр Сергеевич машинасы янына ашыкты. Әмма Геннадий Михайлович уйлаганча, эш җиңел генә җайга салынмады. Тормоз дискын яңага алыштырырга кирәк булып чыкты. Ә запас часть, үч иткәндәй, лесничество мастерскоенда да, хәтта Тархан РТСында да табылмады. Шуннан соң алар Урюм РТСына мөрәҗәгать итеп карадылар. Анда да булмагач, Тәтеш «Сельхозтехника» сына шалтыраттылар.
Нишлибез соң инде хәзер, – дип ачынып әйтеп куйды Геннадий михайлович. – Мин бу айда планны йөз илле процентка үтәрбез дип тора идем.
Петр Сергеевичның да чырае караңгыланды. Өенә кайткач та бу тормоз аның исеннән чыкмады. Төнлә дә тыныч йоклый алмады.
Нигә шул кадәр борчылырга, – дип тынычландырмакчы булды аны Лидасы.
Булмаганга син гаепле түгел ич.
Машина эшсез тора, – дип авыр сулап куйды Петр Чергеевич. – План өзелә.
Уйланды, уйланды да сикереп торды, үзенең техник китапларын актара башлады. Тик аннан күңелен басардай бернәрсә дә таба алмады. Тагын ятты. Ничек кенә булса да йокларга тырышты. Уйлар тынгылык бирмәделәр. Тагын сикереп торды, клына каранаш алып, нидер сза башлады. Ертып ыгрытты, кабат сызды, тагын исәпләде…
Икенче көнне алар шофер белән кызу эшкә керештеләр. Кул тормозының ватык ватык чуен барабанын үзләре ясаган тимер барабан белән алыштырылар. Тагын башка җайланмалар ясаганнан соң, машинага икәү утырып сынап карадылар.
Бик шәп булган бу, Петр Сергеевич, – дип куйды Мөкатдәс, шатлыклы елмаеп. Машина янына директор да килеп җитте.
Молодцы, егетләр, булдыргансыз, – дип мактап куйды. Аннары Никушинга карап. – Кара син нинди егет икәнсең, Петр Сергеевич, – дип дәвам итте. – Бу яңалыкны башка машиналарда да кулланырга кирә булыр.
Һәм чынлап та кулланырга туры килде. Шундый ук тормозны Петр Сергеевич Килдеш лесничествосында эшләүче шофер Василий Подгорныйга ясап бирде.
Беркөнне Никушин лесничествоның тимерчек алачыгына ашыгып килеп керде.
Эшләр харап, Нотфулла абый, ди эндәште ул тимерче Гыймадиевка. – Автокранның тормоз «собачка» сы ватылган. Аны безнең район мастерскойларында