Тормыш баскычлары. Салих Хусаинов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тормыш баскычлары - Салих Хусаинов страница 7

Тормыш баскычлары - Салих Хусаинов

Скачать книгу

бер хәер иде әле. Аны ремонтлап булмый, һаман яңа белән алмаштытырырга туры килә. Нигә шул «Бугиль» шпилькасын заводтан ук ремонтларга мөмкин булырлык итеп ясап чыгармыйлардыр.

      Петр Сергеевичның тагын яңа кайгысы артты. Өстәл артында төн озын уйланып утырды. Күпме баш ватты, күпме кәгазь буяды. Эшкә килгәч тә уе һаман шул «Бугиль» шпилькасы турында иде. Ул инде аны кулында туксан тугыз мәртәбә әйләндереп карагандыр.

      Кинәт ниндидер өмет чаткысын сизгәндәй, йөзе яктырып киитте.

      Кара әле, шайтан алгыры, болай эшләргә була иде бит аны, – дип җилкенеп куйды ул. Шулай да шпильканң ныклы булуына шикләнә иде. Тиз генә мотоциклына утырды да РТСка чапты. Андагы белгечләр белән киңәште һәм эшләп карадылар.

      Чынлап та бу фикер начар түгел, – дип хуплады ны баш инженер.

      Җайланма үзе гади генә, әмма хәзер «Бигуль» шпилькасын тулысынча металлоломга ыргытырга туры килмәячәк, үзәк буенча тишелгән эз аның детален җайлы гына алыштырып куярга мөмкинлек бирәчәк.

      Бу яңалык Урюм РТСы механигы Фроловка да барып җитте. Ул да Никушин тәкъдиме буенча эшләп карады.

      Кырык ел механик булдым, шуңа башым җитмәгән, – дип ул Никушинны мактап та алды. – Башлы егет.

      Петр Сергеевичның тик торган вакытын күрмәссең. Әле генә мастерскойда була, ул да түгел аны яшь механизаторлар янында күрәсең. Аның кул астында күп кенә яшь белгечләр «канат чыгардылар». Әнә Степан Одаряев белән Николай Ниткасовка гына карап торыгыз. Трактор детальләрен ничек оста итеп электр белән кыздырып ябыштыралар алар. Болар Петр Сергеевичның җимешләре бит. Әле кайчан гына электр белән ябыштыру механизмына орынырга да куркып торалар иде. Ә Рифкать Җәгъфәров, Рәис Рәхмәтуллин, Сәгыйть Фәткуллиннарны трактор «йөрәген» аңлап бетерергә, аның тибешенә карап «сәламәтлеген» аерырга кем өйрәтте дип беләсез. Болары да Петр Сергеевичның җимешләре.

      Күптән түгел генә әллә кайчан металлоломга тапшырылган детальләрне җыеп менә дигән механизм ясап куйды. Аның бу машинасы бер үк вакытта чар да була, автомашина балоннарына һава тутыра ала.

      Безнең Петр Сергеевич чын рационализатор, – дип мактый аны Геннадий Михайлович. – Ул ясаган паркет станогы гына да безнең өчен зур байлык. Өстәвенә чәчү һәм агач утырту җайланмалары һәм башка унлаган тәкъдимнәрне безнең хуҗалыкны алга җибәрүгә зур этәргеч булды.

      Петр Сергеевич Никушинның партиягә кабул ителүенә икенче генә ел әле. Шулай да ул үзендә нык үзгәреш, үсү сизә. Аның күбрәк беләсе, күбрә укыйсы килә. Үзенә әллә ничә исемдәге газета һәм журналлар өстенә техник журналлар да алдыра. Чын-чынлап тормыш-баскычлары буйлап биеклеккә үрмәли ул. Рухланып дәртле күңел белән эшли.

      Тормышның мәгънәсе

      Иртән көн аяз, җилсез иде. Кичкә җаба җил чыкты, буран күтәрелде. Телефон баганалары, үксеп елаган балалардай, шайлый башладылар. Авылны әкрен генә караңгылык пәрдәсе томалады, өйләрдә ут кабынды.

      Барысы да җылы итеп ягылган өенә яшеренде. Урамнар беразга тынып калгандай булды. Бу вакытта Никадр Артемьевич Федотов та өйдә иде. Нәрсәгәдер борчылды.

Скачать книгу