Тормыш баскычлары. Салих Хусаинов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тормыш баскычлары - Салих Хусаинов страница 11

Тормыш баскычлары - Салих Хусаинов

Скачать книгу

калган, сугышта ирен югалткан 82 яшендәге әбисенә утынга бара. Шундый изге юлда йөреп тә, ничектер абынып китеп, трактор астына эләгә ул. Күрәчәк аяк астында диләр, дөрес икән. Әнәс 12 яшеннән 62 гә кадәр колхозда эшләде. Печәнен дә чапты, урагын да урды, урманын да кисте, атын да җикте, шофер да булды, балта остасы да, ашлык складына мөдирлек тә итте. Соңгы 22 елын трактор отрядының кирәк-яраклар (запчастьлар) складына эшләп ялга китте.

      Ата рәхәте дә күрми үсте ул. 6 баланы калдырып әтие үлеп киткәндә бик яшь де әле. (Әнәс 6 баланың төпчеге) әтисенең:

      Улым, кешеләргә игелекле бул, аларны урынсызга рәнҗетмә, кеше малына кул сузма. Әгәр авылда берәүнең үлеп китүен ишетсәң, эшең ничек тыгыз булса да, аны соңгы юлга озатудан һич тә тартынма, – дигән сүзләре аның күңеленә тирән уелып кала.

      Әнәс шушы көнгәчә атасының сүзләренә турылыклы булып яши. Кешеләргә ярдәмчел, киң күңелле, күркәм холыклы булганы өчен Олы Тарханда аны хөрмәт итәләр.

      Җитмешне ваклап килгәндә шундый бәхетсезлеккә юлыгырмын дип кем уйлаган. Нишлисең бит, язмышы шулай булгандыр инде. Язмыштан узмыш юк, дип юкка әйтмиләрдер шул.

      Шунда якында гына эшләүче урман хезмәтчәннәре, бу хәлне күреп ярдәмгә ашыгалар.

      Шул арада Куртаев Фәннур да КамАЗы белән клеп җитә. Җафаров Илгизәр беән итәкләренә яткырып аны Олы Тархан хастазанәсенә кайтаралар.

      Хастаханәнең баш табибы Равил Харисович Әнәснең изелгән, сынган җирләрен тикшереп, кирәкле медицина ярдәмен күрсәтәннән соң, аңа ашыгыч рәвештә операция кирәклеген ачыклый. Шул арада ашыгыч ярдәм машинасы белән Насыйров Дамир да киле җитә. Авыруны үзәк район хастаханәсенә җибәрәләр. Шәфкать туташы Малова Валя аны озата бара. Машина кузгалып китү белән, Равил Харисович:

      Бездән бик авыр авыру юлга чыкты, операциягә хәзерләнеп куегыз, – дип үзәк хастаханәгә шалтырата. Бу хәбәр операция бригадасын аяка бастыра. Машина килеп җитү белән, Әнәсне операция бүлмәсенә кертеп салалар. Шунда ук ретнгенга төшерәләр һәм операциягә керешәләр.

      Наркоз бирүче Шиһабетдинова Татьяна Борисовна, дулкынланып:

      Әнәс, ишетәсеңме мине, күзеңне ач әле, – дип авыруны аңына китерергә тырыша. Аннары операция ясаучы табиб Назартаганов Нури Нуриевичның ишарәсе белән наркоз бирә башлый.

      Операция башлана. Шәфкать туташы Моисеева Галина Александровна, зур осталык белән, кирәкле осталык белән, кирәкле инструментларны Нури Нуриевичның кулна биреп тора.

      Ә Сучков Иван Иванович Нури Нуриевичның һәр хәрәкәтен күзәтә. Ул да нык дулкынлана, борчыла. Күпме авыруларны аякка бастырган табб Иван Ивановичның Әнәснекенә охшаган имгәнүне, мөгаен, күргәне дә булмагандыр.

      Әле ярый Әнәскә кан бирүчеләрне озак эзләргә туры килми. Улы белән кызының кан группалары атасыныкы шикелле иде. Башта канны алардан алдылар. Аннары Яруллина Зөлфия Зиннуровна да зур теләк белән үзенең канын тәкъдим итте.

      Операциядән соң да Әнәснең хәле җиңел түгел иде әле. Шул кадәр имгәнгән гәүдәнең хәле җиңел буламы

Скачать книгу