Тормыш баскычлары. Салих Хусаинов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тормыш баскычлары - Салих Хусаинов страница 12

Тормыш баскычлары - Салих Хусаинов

Скачать книгу

якыннарыма, дусларыма да бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Алар миңа яшәү дәрте биреп тордылар.

      Серле сәяхәт

      Шешәләр бер-бер артлы бушадылар. Шулай да ике дусның бер-берсеннән аерылышасы килмәде.

      Тагын берне ватыйкмы әллә, – диде райпотребсоюзның скад мөдире Вахитов Мостафа – урныбыз яхшы, тыныч, закуска белән буа бу, җитмәсә тагын табарбыз.

      Әмәллә, алайса, – диде Кадыш сельпосының склад мөдире Рәимов Хәммәт, – иртәгә ял, баш төзәтергә дә өлгерербез, – дип башын түбән игән килеш салып биргәнне бушата барды.

      Аларның стаканнары бергә килеп тагын чыңлаган тавыш чыгарды.

      Рәимов бер якка янтаеп Мостафаның җилкәсеә кулын салды.

      Вәт шулай, М-Мо-Мостафа дус, – диде ул. – склад эше би-ик катлаулы эш. Күп вакыт за-за-коннарны да бо-боз-ар-га туры килә. Нишлисең бит, шунсыз яшәп булмый.

      Ничек диләр әле, «закон нельзя нарушать, а можно обходить», – диде Мостафа, балык кочервасын түгә-түгә авызына якынлаштырып. – Шуның шикелле, син минекүрмә, мин сине. Ләкин, Мостафа кашык тоткан кулын хәрәкәтләндереп, – йөргән эзеңне күмә бел.

      Рәимовны өйрәтергә түгел инде, ул һәр эшнең җаен белә, – ди җавапка Хәммәт.

      Дефецит товарларны, он, дөге ярмасы, шикәр, конфет кебекләрне дә складтан ул дус-ишләргә шудырабыз да мөгәричен эчәбез. Ә магазиннарга счет-фактураны гына төртәсең.

      Мостафа җанланып:

      Җае табыла, мин андыйларны шома маташтырам, – дип дәртләнеп тагын стаканнарны чыңгылдатып алалар.

      Мостафа складны ничек япканын хәтерләми. Хәтта почта урамына ничек килеп чыкканан да, юлда күпме вакыт аунап ятканын да хәтерләми. Күптән караңгыланган, өйләргә утлар алганнар иде. Ул янында сөйләшү тавышларын чак кына ишеткәнсыман, – бу яз көне исереп егылу ничек начар.

      Әгәр ул пычракта тагын да аунаган булса, бәлки аны шул бала-чагалар өенә дә илтү чарасын күргән булырлар иде. Хәзер аны озату түгел, янына килергә дә куркалар, өстәвенә аның кем икәнен дә танымаслык. Ничек таысыннар, аның бите язгы апараланган балчык белән капланган.

      Бераз аңына килгәнсыман булгач, Мостафа торып баскан иде, шунда ук гөпелдәп ауды… Аяклары ничек көчсезләр. Өстәвенә пычракка чумган кием дә авыр. Мостафа ныграк басарга, гәүдәсен турырак тотарга тырышты. Кая инде гәүдәне тигез алып бару, ул, җилле көндәге арыш сабагы шикелле чайкалды, аяклары чамашып сөрлекте һәм башы белән җиргә ауды.

      «..Юк, Мостафаны исертергә әле… мин исерек т-тү-гел, бераз аяклар гына хәлсезләр. Менә, менә мин ничек туры барам, хәзер өй-гә кай-там. Хатынга да эчкәнемне әйтмим. Тукта әле сизмәсен. Бу хатын дигән нәрсә, бераз каптыңмы, бәй-бәйләнер-гә генә тора», – дип сөйләнә-сөйләнә атлады ул.

      Өенә кайтасы урынга ул ничектер военкомат артындагы чокырга килеп чыкты. «Ох-хо-хо, мин кая килеп чыктым. Елгамы бу? Ю-ю-к, тү-гел, диңгез бу, диңгез, вот и да-даа. Ничего, исереккә диңгез тубыктан диләр, бу мин үтә алмаслык түгелдер». Мостафа лыпылдатып китереп басты, бер атлады, ике, су пычтырдап битенә чәчрәде,

Скачать книгу