Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миннуллин страница 15
![Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миннуллин Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миннуллин](/cover_pre1007593.jpg)
Йөрәгем янмаган кебек,
Күңел тулмаган кебек…
Ярар, тормыйбыз елашып,
Тормыйбыз үбешеп тә…
Безнең яшьтә төчеләнү
Бетмидер килешеп тә.
Әгәр калсам моңсуланып,
Әгәр калсам боегып,
Моңсу йөзем калыр иде
Күңелеңдә уелып…
Ах, бу китүләр, көтүләр,
Күңелне кузгатулар!
Китүләргә караганда
Авыррак озатулар…
Вокзалга гына булса да
Озата барам инде…
Син тагын китәсең инде,
Мин тагын калам инде…
Сине сагынганда…
Киткән идең әле кичә генә,
Киткәнеңә сәгать ничә генә?!
Чәчләреңне рәтләп алуларың,
Мөлдерәпләр карап алуларың
Әле һаман да күз алларымда.
Суынмаган әле җаннарымда
Карашыңның рәхәт сирпелүе,
Йөрәгемнең моңсу җилпенүе…
Миңа да бик кыен… Түздем инде…
Сизми каламмы соң? Сиздем инде
Еларга дип тулышканыңны да,
Елмаерга тырышканыңны да…
Кочагыма елышканыңны да,
Еш-еш алган сулышларыңны да…
Аптырыймын вакыт үткәненә,
Кайчан гына әле киткәнеңә…
Тик син генә минем башларымда…
Бөтен эшләремне ташладым да,
Сине сагынып һәм сине уйлап,
Утырамын айфон белән уйнап…
Кайт инде…
Соңгы вакытта эшләрем
Бер дә пешмәгән иде.
Каләмемнән юньле шигырь
Бер дә төшмәгән иде…
Син киткәчтен рәхәтләнеп
Эшләрмен дигән идем.
Эшләрмен дип, өстәлемә
Кәгазьләр өйгән идем.
Өйдә тыныч, яз, рәхим ит!
Өйдә беркем шауламый,
Беркем эш кушмый, борчымый,
Беркем комачауламый.
Бөтен шартлар тудырылган,
Тик нигәдер эшләнми.
Күңел никтер илһамланмый,
Күңел никтер хисләнми…
Юк икән шул, минем күңел
Мондыйга өйрәнмәгән.
Минем шигъри халәтем дә
Тынычка көйләнмәгән…
Кулга каләм тоткан килеш
Утырам менә изрәп.
Юк, язылмый, язып булмый…
Кайт инде син, кайт тизрәк!
Ак кояш
Ә көн бүген шундый якты,
Аклык кына тоташтан.
Җирем – ап-ак, күгем – ак, пакь…
Җир белән күк тоташкан.
Бүгенгем тора елмаеп,
Күңелем тора көлеп!
Ни өчендер ул кадәрле
Салкын да түгел кебек…
Кояш та ал, кызыл түгел,
Ни өчендер ак бүген.
Яктыртып тора ак кояш
Күңелемнең ак күген.
Күзне дә чагылдырмый ул,
Хәтта карап та була…
Ак кояшның аклыклары
Җаныма кереп тула.
Яктырта бөтен дөньямны
Ак кыш белән ак кояш!
Шундый