Шигырьләр / Стихи. Кул Шариф

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Шигырьләр / Стихи - Кул Шариф страница 7

Шигырьләр / Стихи - Кул Шариф

Скачать книгу

рахте гыйшрәт

кызыл җандин.

Нәфәси җиһад кыйлса, күзләрендин кан-йаш

акса,

Раббе тийү аңа бакса, кәлүр ләббәйкә

йөз-мең йандин.

Морад кәрәк ирсә сәңа, хакыйкыйә

йангыл аңа,

Гамәл кыйлып төндин-төңә, чыкмагунчә

бәһ бундин.

Рийазәтнең бутасында сыз гаурәтин,

и Кол Шәриф,

Кәнҗе гыйшкы кәрәк ирсә, алтун-көмүш

чыка кандин.

Тәрҗемәсе:

Мөнәҗәттә моңлылык кирәк, кабул итүе

(Алланың) шуннан торса әгәр,

Күзең яшьле, бәгърең башлы булмаса,

каян табылыр ул (моңлылык)?

Ир сәхәрдә тору белән тутырмаса

күзен яше белән,

Өметләнү (Алла ризалыгына) мөмкин булмас,

оҗмах ишеге бикле булыр бар яктан да.

Сәхәргә торсаң, нияз[23] кыйлсаң, соңыннан

ниязыңны үзеңә кулланма итеп алсаң,

Кабул итәр (Алла), дога кыйлсаң,

Алланың ярлыкавы шуңарда булса.

Үзендә ирлек һиммәте[24] булган кеше

Алланың нурын күрер,

Дөньяви максат-морадларын корбан итәр ул

(шул юлда), рәхәт тормышы китәр җаннан.

Әгәр нәфсесе белән сугышса, күзләреннән

кан-яшь акса,

Раббым диеп, аңа бакса, килер ләббәйкә[25]

йөз-мең яктан.

Морад кирәк булса сиңа, хакыйкатьтә

ян син аңа,

Гамәл кыйлып төннән-төнгәчә, яхшылыктан

(үзеңне камилләштерүдән) читкә чыкмыйча.

Риязәт[26] билбавындагы оят җирне[27] сызып

ташла, и Кол Шәриф,

Алла гыйшкы хәзинәсе кирәк булса,

алтын-көмеш каян чыгар башкача?

«Әлхәмдүлиллаһ раббил-галәмин…»

Әлхәмдүлиллаһ раббил-галәмин,

шөкер сәңа,

Үзиң кабул бирдең иман безгә.

Ул бәдбәхет шәйтан-ләгыйн гадәтиндин

Кыйлды йарлыйк, бирде йаулак әман безгә.

«Раббанә, заләмнә, әнфүсәна», –

Халикым, разыйкыйм, барыйм сәңа.

Гыйльме хикмәт, тәүфыйк-тәгать,

төрлик сәна

Кыйлды тәшриф шәриф-ләтыйф Коръән

безгә.

«Раббанә, фаг-фирләна зөнубәна» –

Телим аздым, йаздым, түздем, килдем бона.

Кәрәк – кәндү дәргяһыңдин сөргел вәйа,

Кәрәк – кәндү каршы алгыл ихсан безгә.

«Көнтүм хәйра өммәтин ухриҗәт лин-наси»

айәтендин,

Өмидем күн ул Ходаның рәхмәтидин.

Безни кыйлды Мостафаның өммәтендин,

Йибәрде Мостафани борһан безгә.

«Мән зәл-ләзи йәшфәгу» дин вәләятсез,

Кем котылгай Рәсүледин гыйнаятсез?

Аның күнли арар булса шәфәгатьсез, –

Калдук камугъ йите тәмугъ зиндан безгә.

«Лимә тәкулунә ма-ля тәфгалүн» айәтендә

Тәфсир кыйлмыш ул кыямәт атлыйгъ көндә;

Үзи укуб, үзи тутмас данишмәндкә,

Ирекләндүрер өч йүз алтмыш бәла безгә.

«Хөзүһө фәгалүһө» хитабындин,

Кәһ куркармын «Сөммәл-җәхим»

гыйкабындин.

Укуб-белүб,

Скачать книгу

23

Нияз – Алладан үтенү, үтенеп сорау, ялыну, ялвару.

24

Һиммәт – теләккә омтылу, тырышлык.

25

Ләббәйкә – биредә: хуплау сүзе.

26

Риязәт – теләкләрне тыеп тору, ашау һәм эчүдә чикләнгәнлек.

27

Оят җирне – биредә: гафләтне, битарафлыкны.