.
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу - страница 22
Хәзерлек тәмам булганнан соң, капчыкны култык астына кыстырып, беркемгә дә белдерми, ындыр артына чыктым. Аннан урап, авылның икенче башында тора торган, әти белән бертуган Кәримә исемле апама кердем. Мин аны никтер якын күрә идем. Ул миңа һәрвакытта җылы йөз күрсәтә, күңелендә булган апалык мәхәббәтен изһар итә[58], минем янган күңелемне үзенә җәлеп кыла торган иде.
Ул мине капчык тоткан, билләр буып юлга хәзерләнгән бер хәлдә икәнемне күрү белән аптырап китте булса кирәк:
– Балам, кая китәргә хәзерләндең? – диде.
Мин үземнең, качып, читкә, Уфага яки Кыешкыга мәдрәсәгә баруымны сөйләдем. Ул, әлбәттә, каршы төшмәде. Тиз генә урыныннан торып, ярты икмәк белән бераз гына чәй-шикәр китереп, минем капчыкка салды.
Мин, анда озак утырмый, апам белән исәнләшеп чыгып китү юлын карадым. Ул мине кочаклап үпте дә, күзләрендә яшь булганы хәлдә:
– Хәерле булсын, балам, – дип күрешеп, озатып калды.
Апалар янындагы тыкрыктан тагын да ындырлар артына чыгып, Уфа ягына китә торган олы юлга барып төштем. Үзебезнең авылның кырларын, әрәмәлекләрен үтеп китү, алардан аерылу бик кыен төсле булды. Мин бит бу кыр, бу басуда сабан сөргән, тырма тырмалаган, утаулар утап, ураклар урган идем. Мондагы җир өсләре, алар арасыннан үткән вак-вак юллар, тар сукмакларның һәрберсе миңа таныш иде. Бу әрәмәлекләрнең һәрбер өемендә дип әйтерлек йөргән, аларның җимешләрен җыйган, алар арасында хәл җыеп утырган идем. Ат белән куна барган вакытларымда, бу тирәләрдә кунып, малайлар белән җырлашкан яки үзем генә калып, ялгыз җырлаган чакларым күп булды. Бу агачлыкларның һәммәсе дә миңа якыннар, кечкенә вакытымда ук миңа танышлар иде. Әнә теге зур ялбыр каенның астында бервакытта җырлап утырган идем, әнә теге әрәмәнең уртасында утырган зур юкә агачына без үткән ел умарта күтәргән идек. Әнә теге имәннең астында мин күңелсезләнеп утыра-утыра елаган идем. Анда әти белән әни үлгән елның җәй көнендә күп вакытлар була торган идем. Әнә теге бик ерактан күренеп утыра торган зур тирәкне без бөтен тирә-якның иң зур агачы дип мактый идек. Мин аның шулчаклы юан, шулчаклы озын, мәһабәт булуына кызыга идем. Менә бу кечкенә күлне без төпсез дип атый, аның янына барудан саклана идек. Әнә теге «Акчарлак буе» дигән озын сазлыкларның озын камышлары арасында аждаһа еланнары бар дип йөргәнгә, ялгыз-ярым түгел,
58