Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури страница 24

Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури

Скачать книгу

тәбәнәк өстәлләр тирәсенә җыелып, төркем-төркем чәй эчеп утыралар иде. Мин, ярты көн буенча күтәреп йөргән капчыгымны ишек төбенә куеп, шул җиргә хәл җыярга утырдым. Башта миңа илтифат итүче булмады. Тик бераз торганнан соң гына, шунда чәй эчеп утыручы шәкертләр, минем кем һәм кайдан килгәнемне сораша башлап, мине үзләре янына чәй эчәргә утырттылар. Алай-болай сорашканнан соң, сүз нәрсә укыганыма күчте. Сарыф бәхәсләре белән сүз көрәштерә башладык. Болар бик тирән бара алмадылар. Боларның чамаларын сизеп алгач та, иркенләп киттем. Эчемнән генә боларның уку дәрәҗәләрен, Уфада торсалар да, «нечкә» бәхәсләргә көчләре җитмәүләрен уйлап алдым. Шуңа карамастан кайберәүләре бик эре кыланалар иде. Боларның киемнәре яхшы булып та, уку эшенә килгәндә әҗвәф[60] булуларын күреп, боларга каршы күңелемдә «Эш кием белән генә булмый шул…» дигән уй туды.

      Әйберләремне шушы чәй эчкән якташлар янында калдырып, башка мәдрәсәләрне карап йөрдем. Минем кебек, авылдан яңа килгән бер малай өчен, әлбәттә, шәһәрнең мәдрәсәләре, хәлфәләре һәм шәкертләре дә бик мәһабәт, бик югары булып күренә иде.

      Ястү җиткәч, мәчеткә намазга бардым. Мәчетләре, чынлап та, бик шәп икән! Кешеләр дә бик мәһабәт булып күренделәр.

      Ястүдән соң дәресханәләренә кереп, хәзрәтнең дәрес биргәнен карап утырдым. Хәйрулла хәзрәт Госманов гакаид[61] дәресен бирә иде. Дәрес бик мәһабәт һәм шәп күренде.

      Аның дәрес биргәнен көтеп утырып, дәресен тәмам иткәннән соң күрешергә теләсәм дә, ул артык илтифат күрсәтмәде. Тик кулын биреп, күзе белән карамый, әллә кем белән сөйләшкәне хәлдә үтеп китте. Аның бу эрелеге, үзенең мәдрәсәсенә укырга килеп тә, сүз дә кушмый үтеп китүе күңелемдә рәнҗү катыш ачу тудырды. Ләкин андый зур һәм галим кешегә каршы ачулану һичбер яраган эш булмаганга күрә, мин аңа каршы туган үземдәге ачуга үзем дә аптырап киттем. Шулай да ул кеше минем күңелемдә каты бәгырьле, тәкәббер бер кеше булып гәүдәләнеп калды.

      Ул чыгып киткәннән соң, кемдер, шунда диварга эленгән зәңгәрле-яшелле, төрле буяуларга буялган, аркылы-торкылы сызыклар сызылган ашъяулык зурлыгындагы кәгазьгә карап, бик матур киенгән дүрт-биш балага әллә нәрсәләр өйрәтергә кереште. Мин, бу шәкертләрдән бигрәк тә, үз гомеремдә күрмәгән һәм ишетмәгән бернәрсәгә карап «сабак» укуларына һәм диварга эленгән кәгазьгә кызыктым, бик сокланып читтән карап тордым. Ләкин бераз торганнан соң, укытучы кеше мине күрде дә: «Монда нишләп торасың? Бар, чыгып кит!» – дип чыгарып җибәрде.

      «Бу нәрсәне, күрәсең, күп акча бирә ала торган бай балалары гына укый торганнардыр», – дип уйладым да ишегалдына чыктым. Ләкин чабатамның үзем куйган урында булмавы мине аптырашта калдырды. Әллә берәрсе минем чабатамны алып киткән, әллә мондагы ару урында чабатаның ятуына ачуланып, чыгарып ыргытканнар. Мәгълүм түгел. Ишегалларын, киштәләрне, болдырларны карап беткәннән соң, йорт алдына чыктым. Берәрсе алып ыргыткандыр уе белән шул тирәне карарга керештем. Ишегалды уртасында янып торган фонарьның аз-маз гына төшкән

Скачать книгу


<p>60</p>

Әҗвәф – куыш эчле (ягъни надан).

<p>61</p>

Гакаид – иман дәреслеге.