Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке). Ахсан Баян
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке) - Ахсан Баян страница 24
Ялындырмады Тәбрик – керде. Керде дә, өйдә бүтән кеше юклыгын күргәч, кемне эзләп килүен әйтте.
– Ә, Фәрхетдин абзый?! Хәзер килә, кибеткә аракыга гына китте. Эт тышка чыкканчы кайтып җитә, борын төбендә генә безнең кибет. Ул килгәнче шушыны гына кисеп алыйк әле, – дип, әлеге егет җиде-сигез кат итеп тезелгән такта өстенә пычкыны куйды. – Әйдә, тарт.
Күпмедер кискәч, Тәбрик гаебе беләндер инде, такталар пычкыны кыса да башлады. Аларны алгарак шуыштырып, яңадан кисәргә керештеләр. Хәл җыярга тукталган арада, яңа танышы Тәбриккә комплиментлар яудырырга тотынды:
– Кыяфәтең стиляга төсле булса да, кулыңнан эш килә икән.
– Ничек стиляга?
– Ну, шәһәрчә дип әйтимме соң, алайса. Минем кебек түгел син, һич охшамаган.
– Алла сакласын, – дип шаярткан булды Тәбрик.
Ләкин әлеге егет, үзенә бирелгән беренче бәяне дөрес аңлап, иреннәрен кыса төште:
– Начар шул мин, сөйләшә белмәгәнрәкләрнең ипи шүрлегенә дә менеп төшә беләм.
– Молодец!..
Ә егет, уйлап та тормастан:
– Ә менә синнән булмый андый нәрсәләр. Әллә каян күренеп тора, бернинди егетлек юк синдә. Тәрбияле бала син, – дип мыскылларга кереште.
Тәбрик исә, бәхәсләшүнең артык икәнен сизеп, шаяртуында булды:
– Ә син үзең? Берәрсен кыйнаганың бармы?
Егет моңа горур кыяфәт белән:
– Берне түгел, өчне! – дип куйды.
– Өчне! Берүзең!
– Егет кеше шундый булырга тиеш.
– Батырлыгың өчен мактыйм. Нинди кешеләр иде соң алар?
– Ничек нинди кешеләр?
– Син кыйнаган кешеләрне әйтәм.
– Кем дип. Шул инде, өч карчык. Тәмләп чәй эчеп утыралар иде, мин сиңа әйтим, самавыр янында сайрашып. Ләчтит сатып ягъни.
– Сезнең өйдәме?
– Түгел шул. Мин, үз өебез дип, күршеләргә кайтып кергәнмен. Салган баш бит, үзең беләсең. Мин аларны бездә утыралар дип торам. Куа башлагач, берсе мич артына сыпырды, икенчесе – өстәл астына, өченчесе карават астына мүкәләде. Башта өстәл астындагысын өстерәп чыгардым. Аннан – карават астындагысын. Мич артындагысы үзе чыгып сызды. Шуннан соң иркенләп караватта аяк сузып йоклап киткәнмен.
Тәбрикнең күңеле чынлап та күтәрелде.
– Тәмле булгандыр йокы!
– Тәмен кем белгән, уянгач күңелсез булды.
– Кеше караватында йокы туйдыру кызык тоелмадымыни?
Егет авыр итеп көрсенде дә хикәясен очларга тырышты:
– Туймады шул йокы, туймады. Күрше Гарәфи, дус кеше бит инде, ботымнан сөйрәп төшергән дә урамга чыгарып ыргыткан.
Шулай сөйләшкән арада, капка як тәрәзәдән сакал-мыек баскан бер кеше карады. Тәбрик аны бик тиз күреп алды һәм секунд эчендә башына бернинди рөхсәтсез сәер уй килде. «Дезертир!» Икенче секундта күз карашлары ук очрашты да, ят кеше