Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке). Ахсан Баян

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке) - Ахсан Баян страница 21

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке) - Ахсан Баян

Скачать книгу

тиешле язуларын. Шул рәвешле, атасы-анасы үлгән бала булып, дөньяга чыгып киттең. Казаннан ары Займище дигән бер станса бар икән. Шул тирәдәге урман арасына үз кулым белән илтеп тапшырдым. Әниең, чиреннән терелә алмыйча, синең янга бара алмыйча да калды. Кире алып кайтыгыз, дип бик ялынгач, Фәрхетдин киткән иде – сине «вафат икән» дип кайтып әйтте. Бу чакта Тугаш бабаң да синең барлыкны белгән иде инде, Фәрхетдингә ышанмыйча, үзе дә барып килде, тик аңа да шул ук сүзне әйткәннәр.

      – Их, улым, улым, мин бит анда сине Закиров дигән фамилия белән сораштым, әниең исә минем исем белән яздырган икән, Тугашев дип. Закиров дигән бала чынлап та үлгән булгандыр инде. Мирсәет фамилиясендәге бала бөтенләй юк иде. Аллага шөкер, әйе, шунысына да шөкер итик – исәнсең ич!

      Тәбрикнең уе һәм карашы һаман бәрәңге җирендә иде. Күпмедер онытылып торгач, Сөембикә апасыннан:

      – Бәрәңге ул чакта да әйбәт үскән идеме? – дип сорады.

      – Бәрәңге, ни, үсә инде ул, балам. Хәзерге төсле үк иде.

      – Мин шушы җирдә яттыммы инде?

      – Нәкъ менә шушы төштә. Ике тәгәрмәчле кечкенә арбада. Арбаның өстен келиюнке белән каплаган идек.

      – Кайда хәзер ул арба?

      – Таралып беткәндер инде, шул заманнан бирле ни, ничек торсын.

      – Төнлә дә шушында куна идемме?

      – Шушында шул, балакай, яңгыр яуганда да…

      – Нишләп курыкмадым икән? – Солдат елмаеп куйды. Аннан күрмәкче – Сөембикә апасы да.

      – И балакаем! Шушы хәтле зур булырсың дип күз алдыма да килмидер идең. – Һәм ул Тәбрикнең аркасыннан сөеп куйды. – Әниең исән булса, әй шатланыр иде! Үлмәс тә иде. Чит кешеләр кулында исән калмас дип, синең кайгыңнан гына чирләде дә, син вафат икән дигәч, шул хәсрәттән генә үлде бит ул.

      Өченче бүлек

      Бакча аша узып, аннары таллыклар аралап ике-өч адым киткәч, текә яр – Үләмә елгасы.

      Баскыч буйлап төшсәң, елга уртасына таба ике як ярдан да икешәр калын тактадан басма сузылган. Нәкъ уртада, пар такталар очрашкан иң тирән төштә, баганалар калкып тора. Ә югарыдан сине таллар күмә…

      Йөрәгендә матурлык дигән изге тойгы йөрткән бер генә кеше дә бу төштән җиңел генә уза алмыйдыр. Менә шундый елга ул кечкенә Үләмә!

      Су өстендә кавышкан таллары – яшел чатыр, әйтерсең су һәм яфраклар телендә генә сөйләргә мөмкин булган бик тә, бик тә кадерле серне ят күзләрдән саклар өчен шулай куе булып үскән алар. Су агымына тез тиңентен кергән япь-яшь үләннәр, башлары каралып өлгермәгән җикәннәр моны беләләр. Тыныч су чылтыравына кушылып, әллә кемнәрнең балачаклары, беренче гөнаһсыз талпынулары, ихтимал, кемнәрнеңдер мәңге яшь бәхетләре, сагышлары, фаҗигаләре хакында пышылдыйлардыр.

      Кемнәр утырды икән моңарчы бу басмага, аякларын салындырып? Сикерешкән балыклар, тал астыннан, су буйлата шуышып кына барган үрдәкләр һәм казларны күзәтеп кемнәр утырды икән?

      Үләмә!

      Менә нинди гүзәл һәм серле икән бу Үләмә! Камышлар һәм таллар, зирек һәм өянкеләр әллә нинди хәбәрләр ишетеп, шуларны беркемгә дә сөйләмәскә вәгъдә биреп, шул серләре белән чак кына кыланчыкланып көлешәләр дә кайчакларда. Елтыр

Скачать книгу