Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке). Ахсан Баян
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке) - Ахсан Баян страница 17
Бу көннәрдә үзенең ниләр уйлаганын һәм кичергәнен беркемгә дә сөйләмичә, Көлемсәр һаман кабатлар иде: «Тәкъдир шундыйдыр инде, без күрәсен бүтәннәр күрмәс».
Башта матур гына яшәп тә киткәннәр иде кебек, әмма беркөнне тәмам чырайдан язды Көлемсәр.
– Ул-бу юктыр бит? – дип сорадым мин.
– Бар шул, Сөембикә апа, бар, – диде Көлемсәр.
– Ни бар?
– Фәрхетдин… туачак сабыйны күпсенә, юк итәргә куша.
– Белгән иде, дисең түгелме соң?
– Белсә дә… юк итәргә куша. Нишлим икән?
– Белмим шул, Көлемсәр. Уйлашырга, киңәшергә кирәк инде.
– Әйт турысын гына, юатма: беттем бит мин, беттем!
– Көлемсәр, алай ярамый, тынычлан, борчылма, җае килеп чыгар, менә күрерсең. Барысы да рәтләнер. Җан биргәнгә юнен дә бирер. Җитәр, елама.
«Елама» дип киңәш бирү ансат ул кешегә. Минем дә киңәшем файдасыз: һаман елый Көлемсәр, көн-төн елый. Ярдәм итәр идем – булдыра алмыйм. Кешеләргә дә әйтә алмыйбыз – сер… Күкрәк түрендә йөрәк тибеше инде сизелеп торган, күпмедер вакыттан соң дөньяга килүе ихтимал булган бала – артык…
Күрше-тирә авылларда йөреп кайткач, беркөнне кич белән кердем дә Көлемсәргә болай дидем:
– Иртәгә кичкә килә инде… ышанычлы кеше.
– Кит аннан, Сөембикә апа! – Бу сүзне, кинәт әйтелгәнгәме, сөенү төслерәк ишеттем мин.
– Әйе, бик булган акушерка… Вәгъдә бирде, сөйләнмәскә дә, эшләргә дә.
– Мин алай булдыра алмыйм, Сөембикә апа.
– Ничек?
– Күрәләтә… Кеше үтерү.
– Куйчәле! Синнән генә калганмы?!
– Калмаса да…
– Җүләрләнмә, Көлемсәр. Бу бит инде бердәнбер чара. Тагын нишләргә мөмкин?
– Нишләргә дә мөмкин түгел.
– Шулай булгач?
– Мин алай да булдыра алмыйм. Мин аның гомерен үзем чикли алмыйм, лутчы минеке чикләнсен. Аныкы түгел. Ул яшәргә тиеш. – Бу сүзләрне шулкадәр өзгәләнеп әйтте Көлемсәр, аптырадым да калдым.
– Белмим инде, җаным. Мин бәладән котылу җаен тапкан кебек булдымые. Ярдәм итмәкче булдымые.
– Сиңа бик зур рәхмәт инде, Сөембикә апа, рәхмәт. Әмма дә булмый, ачуланма.
– Тапкансың сүз! Син үзең ачуланма.
– Рәхмәт!.. Ни язган, шул булыр. Без күрәсен кеше күрмәс.
Бүтән бер сүз дә әйтә алмадым – әйтеп бетергесез катгыйлыгы белән телсез калдырды мине Көлемсәр. Көннәр буе, айлар буе аптырап иза чиктем. Дөресен генә әйтсәм, бу сүзләре белән ул минем күңелдә әллә нинди соклану, горурлану кебек хисләр уятты. «Ул яшәргә тиеш, мин яшәмәсәм дә, ул яшәргә тиеш!» Болар һәр ана тарафыннан әйтелә торган