Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке). Ахсан Баян

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке) - Ахсан Баян страница 14

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке) - Ахсан Баян

Скачать книгу

ябышты Көлемсәргә егет һәм ычкындырмады: күпмедер вакыттан соң элекке иреннән, Фәрхетдиннән калган ике кыз белән район үзәгенә алдырды. Тик авылда аларның бергә тора башлауларын беркем белми иде – әйтмәделәр, сөйләмәделәр чөнки. Ә Көлемсәрнең, укыган кешенең, районга эшкә күчүе гомумән серле тоелмады.

      Элекке ирен яраткандырмы-юкмы, әйтә алмыйм, әмма дә Мирсәетне чынлап сөя иде Көлемсәр – әллә нинди фаҗигале ашкыну белән ярата иде. Шулай да тормышка чыгу һич теләгендә юк иде. Шунысы бар: Фәрхетдиннән, әйткәнебезчә, хат-хәбәр инде күптән килми. «Батырларча һәлак булды» дигән язу гына саклана сандык төбендә… Шулай да, яшьлек хатирәләренә, беренче кавышу, беренче якынлашу матурлыгына кер төшерүдән, күңел сафлыгын, хис изгелеген югалтудан куркыпмы, бер дә теләмичә, аяклары тартмыйча гына китте әниең район үзәгенә. Аяк тартмаган җиргә бармау хәерле. Бергә тора башлап ике-өч ай да узмагандыр, Фәрхетдиннән хат килеп төшмәсенме – исән икән, хәерсез, әсирлектә булган һәм хәзер үзебезнең якка чыгарганнар. Озакламый кайтырмын, дип язган.

      Ничек ике ут арасында көйгәнен, газап чиккәнен Көлемсәр үзе генә белгәндер. Мондый хәлдә киңәш бирү дә, акыл өйрәтү дә җиңел түгел – мең кабат уйлап, беркемне дә тыңламастан һәм ишетергә дә теләмәстән… үзенчә хәл итте Көлемсәр. Монысы Фәрхетдин кайтып төшкәч булды.

      Мең үлем кагылудан тупасланган карт солдат күңеле дә, бикле өйгә кайтып төшкәч, яңадан ачык җәрәхәткә әйләнми калмагандыр. Фәрхетдин хәлен дә күз алдына китерергә кирәк. Кешеләрнең хатыннары көткән, яңадан матур тормыш корып җибәргәннәр. Кавыша алмаганнарның кайберләре һаман өметләрен җуймый көтә. Ә Көлемсәр, изге дип саналган Көлемсәр, уналты яшьтән яратып чыккан Көлемсәр… Балалыгы белән генә алданды микәнни, чынлап яратмады микәнни? Юк-юк, чынлап ярата иде. Фәрхетдиннең йөрәге моны сизә иде, ләкин ул чакны арада Мирсәет дигән кеше юк иде. Фәрхетдин үлмәсә, аны сөяргә ничек кенә булса да вөҗданына рөхсәт итмәгән булыр иде. Ә үлгәч… Әнә сугыш чорында бер шагыйрь:

      Сиңа сер итеп әйтәмен

      Якын күргәнгә генә:

      Мин үлсәм, башка берәүне

      Салырсың йөрәгеңә, –

      дип, үзе хат язган, ди бит. Ата-бабадан калган миһербан үзе шулай куша. Әгәр үлгән булса, Фәрхетдин дә шулай олы җанлы булып калыр иде. Шул чакта чынлап та геройларча һәлак булмавына язмышына чын күңелдән үпкәли хәзер Фәрхетдин. Исән булмаса, хәерлерәк буласы икән, хәерлерәк буласы!

      Ялан хәтле өйдә кичләр һәм төннәр буе ялгыз уйланып ята торгач, акыл дигәнең буталып ук китә шикелле. Акыл бутала, аның белән бергә бәйләнчек сораулар туа…

      Фәрхетдин «үлгәнгә күрә» генә Мирсәет дигән бәндәгә киткән хәлдә, хатыны, Фәрхетдин исәнгә әверелгәч, хатасын яңадан төзәтсә ни гаеп? Әгәр Көлемсәр кайтмаса, Фәрхетдин дигән бәндә гомер буе сагынып, иң бәхетле көннәрен һәм яшь Көлемсәрен хыялыннан чыгара алмыйча, аның белән бергә яшәячәк. Ә кайтса? Кайтса да ни буласын әйтә алмый Фәрхетдин… Ләкин кайтырга тиеш Көлемсәр, тиеш!

      Фәрхетдин

Скачать книгу