Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке). Ахсан Баян

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке) - Ахсан Баян страница 15

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке) - Ахсан Баян

Скачать книгу

шул гына, гаепле кеше эзләмә, бик каты ялгышырсың. Үзеңне дә җәзалама, безнең дә бәхетне җимермә – үз өеңдә матур гына итеп яңа тормыш кор.

      – Яңа тормышны син кор инде, энекәш, сиңа җайлырак булыр ул. Ә минем хатын һәм балаларда синең дәхелең булмасын.

      – Мин сиңа яхшылык белән…

      – Миңа синнән бернинди яхшылык кирәкми, булганы бик җиткән. Инде Көлемсәрдән, балаларымнан башка бер ай интектем. Алардан башка беркемне дә үз итә алмаячагым көн кебек ачык.

      – Тагын бер ай интегеп кара.

      – Акыллы егет икәнсең, рәхмәт, тик, мин әйтәм, син үзең интегеп кара. Бәлки, син интекмәссең дә… балаларың юк…

      – Кем әйтә алай кистереп?

      – Нәрсә?

      Мирсәет Көлемсәргә карады, шуңа күрә бугай хәләле, ниһаять, үзе телгә килде:

      – Фәрхетдин, ачуланма, тынычлан, кит, кичер.

      – Мин сине кичердем, кайт кына.

      – Мин синнән үтенеп сорыйм, зинһар, кит.

      – Алайса, балаларны бирәсез. Бу фатирда, үзегез кеше почмагында яшәгәндә, аларга адәмчә яшәү эләкмәячәк. Кышка каршы салкын идәндә аунатырга ирек бирмәм, көтмәгез. Киенегез, балалар.

      – Соңгы сүзне әйттермә, Фәрхетдин…

      – Нәрсә, буеңда юктыр бит?

      Күпмедер вакытка тагын өнсез калдылар. Ахыр чиктә Фәрхетдин нәрсәнедер хәл иткәндәй тирән итеп сулады да кызлары янына килде:

      – Үзәнбайга, үз өебезгә кайтабызмы? Сагынгансыздыр инде.

      Куркулары ничектер уза башлаган сабыйлар нидер пышылдый алдылар. Тик сүзләре ачык ишетелмәгәнгә, Фәрхетдин тагын кабатларга мәҗбүр булды:

      – Сезне өй сагынган, бакча… Мин сагынам, мин – сезнең әтиегез.

      Кызларның олырагы, ниһаять, елмайгандай итте. Нидер әйтәсе дә килде бугай. Мөгаен, «әти!» дип эндәшәсе килгәндер. Бәлки, бүтән сүзләре дә хәтеренә төшкәндер. Шунысы ачык – кыз әтисен таныды.

      – Сагындыгызмы авылны?

      – Сагындык.

      – Әйдәгез, алайса, киттек.

      – Әни дә кайтсын.

      Олыларның күз карашлары кылычлардан да катырак бәрелешеп, чыйкылдашып алуын, әлбәттә, балалар да сизми калмагандыр. Кызларының ягымлы чыраен күргән Фәрхетдиннең баягы кыргыйлыгы җуелып, ул инде акылга сыешлы тәкъдим ясады:

      – Сез балаларны әзерли торыгыз – тагын бер атнадан килеп алырмын, ачуланышмыйк, – диде.

      Беркем берни вәгъдә итмәсә дә, күңелендә көйрәп торган күмер һаман җанын исертеп әрнетсә дә, Фәрхетдин кайгысын җиңәргә тырышты. Әмма… ялгызлык барыннан да усалрак иде, зиһенне гел миңгерәтә торды. Шул нәрсәне ачыклап бетерә алмады Фәрхетдин: бигрәк тә нәрсә җанны талый – ялгызлыкмы, хатыны ташлау оятымы, әллә алырга барып та алып кайта алмау гарьлегеме? Әйе, гарьлек, ниндидер гарьлек, җиңелү гарьлеге… Шул гарьлеккә үч итү, җиңү нияте белән өйләнергә дә тырышып карамады түгел. Әмма барып чыкмады. Күңелгә ошый язган берәү килешеп беткәч кәҗәләнде: пленда булган кешене белмәссең, Себер җибәрерләр дә, балалар кочаклап

Скачать книгу