Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке). Ахсан Баян

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке) - Ахсан Баян страница 18

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке) - Ахсан Баян

Скачать книгу

белмәдем болай авыр буласын, алдагысын чамалый алмаганмын. Аң бул, урап кайтуыма тавышы ишетелсә, үзеңә дә, балаңа да көн көтмә, ишетсен колагың!

      Үги әти акырынып туйгач, тагын атна-ун көн олагып йөрде. Күрше авылларга өй эшләп йөрү гадәте шуннан башланды…

      Кайтып керсә, баланы харап итәр дип, Көлемсәр сабыйны, бәләкәй арбага салып, бакчага, менә шушы яшь имән төбенә чыгара иде…

      Көлемсәр тавышы

      Балакаем! Йөрәк җимешем! Нинди хәлгә куйдым бит мин сине! Рәнҗи дә белмисең, кулыма килеп торасың, елмайгандай итеп карыйсың, ниндидер авазлар чыгарасың. Таныйсың, әнкәң килгән, янәсе! Ана! Нинди ана мин! Әле рәнҗи белмәсәң дә, бераздан, аң керә башлагач, тиешлесен әйтерсең әле миңа. Әйтерсең… Ә мин, исән булсам, түзәрмен, әниеңнең битенә төкерсәң дә… түзәрмен. Шулай тиеш тә булыр. Балам! Балакаем! Ярый әле елак түгелсең. Чүпрәкләреңне алыштырганда да, ялгызың гына калгач та бик еламыйсың. Туганда ук аңлы малай булып тудың бит – күршеләр колагына чалынмаска да бик шәп, Фәрхетдин ишетмәскә дә… Ялгыш килә генә күрмәсен инде. Өй тирәсен әйләнмичә калмас, шул чакта тавышыңны чыгара күрмә. Кара аны, белдеңме? Туйра белән бәрәңге сабаклары арасында тыныч кына ят. Озак тормам, йөрәк җимешем, тагын килермен.

      Өйдә чәй өлгергән, самавыр шәп ат кебек ярсып пошкырып утыра. Атларның чыннары да, кыңгырау чыңлатканнары да безне ерак алып китә алмады инде… Алып китә алмады…

      Сүзсез генә өстәлгә чәйнек-чынаяклар, самавыр китереп куям. Менә шулай – яңадан башланган тормыш тагын сүтелә…

      Көн үтте, кич җитте – төнгә баланы йокларга алып керим дигәндә, Фәрхетдин кайтып керде. Бер сүз әйтми, ләкин колагыма әллә нинди коточкыч сүзләре ишетелә, ә шуларның да барысын җиңеп – Тәбрик тавышы… Әйе, исемен өмет белән Тәбрик дип кушсам да, дөнья аны тәбрикләп каршы алмады.

      Ниһаять, йоклап китте Фәрхетдин. Ә мин – балам янына. Төнне ике арада йөреп уздырдым. Инде менә тәүлек тә үтте, икенче көн караңгылык белән күмелде. Икенче көн, өченче, дүртенче…

      Ник кайттың шул җанвар янына, дип, Сөембикә апа кабат-кабат үзәгемне өзә. Нишли ала идем соң – Мирсәет белән бервакыт барыбер аерылышырга туры киләчәк иде. Бүген чынлап яратса да, иртәгә үкенәчәге көн кебек ачык, ике балалы хатынга яшьлегемне корбан иттем, дип аһ орачагы, кешеләрдән кимсенәчәге хәзер үк сизелә башлаган иде бит. Аны чынлап та озак бәйләп тоту әхлакка хилаф эш булмас идемени? Юк, мин андый корбанга мохтаҗ түгел, минем аркада кемнеңдер кимсенүе минем өчен үлемнән дә яманрак. Фәрхетдин дә бик кызганыч иде. Мин кайтмасам, чынлап та харап булачак, теләсә кайда, иясез мал шикелле, әҗәл эзләп йөриячәк кеше иде. Балаларымның үги ата белән яшәүләренә караганда, бер генә тапкыр чын күңелдән «Әти!» дип эндәшүләрен артыграк күрмәсәм, бәлки, кайтырга тиз генә ризалашмаган да булыр идем.

      Тик менә бер генә нәрсәдә ялгыштым. Мирсәетнең суына башлавын сизсәм дә, болай ук тиз читләшәсе башыма килмәгән иде. Нинди хәлдә калуым белән кызыксынып кына да карамады, яңадан үзенә чакырсын димим, һич югы, сүзе белән, сүзсез генә булса да, бары тик миһербанлы күзләре

Скачать книгу