Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 15

– Минем анда ни катнашым бар? – Сөнгатулла бер аяк астына, бер капка ягына карап алды. – Яхшы-ы, – диде ул тагын.
Сүз аның хакындамыни? Сүз бит алдагы яшәү хакында әле. Авыл кешесенең үз гомерендә ике олы мәшәкате бар: өйләнеп башка чыкканда, йорт җиткереп керү, тора-бара тагын берне салу – анысын гомер азагына кадәр исәпләп һәм бала-чагаларга гаилә корып, үз йортлары белән яши башлаганчы җитсен дигән чама белән. Шушы ике олы мәшәкатьнең бер ягында – кешенең дөньяга килүе, икенче ягында – дөньядан китүе. Бу – авыл кешесе тугач һәм үлгәнче кичә торган тормыш күпере. Күпер астында – гомер елгасы. Агып килә, агып китә. Кешенең эше кала; кылган эше шөһрәтле икән, исеме дә кала. Ә эш белән исем – синең дөньяда калдырган мирасың инде ул. Хәер, монысы сиңа түгел, монысы исәннәргә кирәк.
Чын егет икән – Муса менә нинди йорт җиткергән. Хәзер нык салалар инде – берәгәйле итеп. Ут-күз төшмәсә, гомерлек. Тынычлык кирәк, һәммәсе сыяр. Ә төпчек улы Фәрхад? Менә көзгә әйләнеп кайтыр. Ул да сыяр. Ә өйләнгәч? Төп нигез, төп йорт аныкы, төпчекнеке. Бусын ни Алла иңдермәгән, ни мулла кушмаган. Бусын халык борынгыдан һәм мәңгегә хәл итеп куйган. Сөнгатулланың нигезе бар, ә йорты? Төпчеккә атасыннан ни кала? Улы тәгаен авылга кайтам дип китте бит.
– Бу йорт-җирне Фәрхадка калдырып чыгуы авыр булыр инде сиңа, Муса.
Сөнгатулла улының үзенә әллә ничек итеп – җанының кеше күзе, кеше уе җитмәслек тирәнлегеннән карап куюыннан куркып китте. «Ә-ә! Аңлашылды!..» – дип уйлады ул, әлегә улының күңелендә ни ятканына анык төшенмәсә дә. Яңа салган йорт-җирне энесе Фәрхадка калдырырга Мусаның йөрәге җитмәс дигән шик күңелен тырнап узды.
– Кайтса, бик калдырыр идем әле, әти.
– Кайтыр, ник кайтмас икән? Кайтмый кая барсын! Башта армиядән. Аннары китеп торыр. Укуын дәвам итәргә. Тәмамлар. Менә аннан кайтыр. Бөтенләйгә. Агрономга укып бетергән башы белән базарда ит чабармы әллә? Безнең нәселдә андыйлар булганы юк… Синең муеныңа кайтып атланмас анысы, моннан аң бул, әйе… Колхоз өйләре бер урам әнәтерә. Унтугыз таш йорт.
– Тагын җидене салып яталар. Безгә дә шуларның берсен бирмәкчеләр иде. Рәхмәт дидем.
– Дөрес, нәрсә аны. Тәндә җан барында хәләл көч белән салган үз куышыңа ни җитә!.. Ә төп нигездә төпчек калырга тиеш. Бусы сиңа-миңа карамый аның.
Беравык тын тордылар.
– Кайтса… Кайтса, ике дә уйлап тормас идем, әти.
– «Иде» дип син… Тел очыңа төер чыккыры нәрсә! Тфү-тфү диген! Әйе! Фәрхад ул – баш бәясен белә торган егет. Күрәләтә утка кермәс! Хәер, безнең нәсел отчаянный инде ул… Җәренгәгә көрәшкә кем белән чыгасыңны уйла. Көрәш мәйданына салып, Фәрхад синең кабыргаларыңны санар әле ул, менә әйткән ие диярсең!
Сөнгатулла ишегалдын яңгыратып көлеп җибәрде. Онытылып көлсә дә, күз кырые белән тәрәзә пәрдәсенең күбәләк канатыдай ябылуын абайлады. Икенче тәрәзәгә дә кырын караш ташлады. Пыяласында кояш чагылганга, анысында ул-бу хәрәкәт сизелмәде. Тик шунысы тәгаен: Зөлхиҗә белән Мәрзыя аны карап торган. Нишли икән бу диптер