Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 10
Җирдән ялгыз болыт күләгәсе шуып үтте. Керәшәләрнең тавышы тынып торды. Ә очышларын үзгәртмәделәр. Ак болытны озатып калгач, Сөнгатулла учлары белән ике ягындагы үләннәрне сыйпады, әйтерсең лә шулай итеп уйларын тәртипкә салырга теләде.
Әйе, шуннан… Шуннан ул басмага керде. Үзен көтеп торган кызы Мәрзыяга:
– Рәхмәт, кызым, – диде.
– Ярар инде, әти, ул хәтле нитмә… әрләмә безне. Үз-үзеңне дә бик бетәштермә.
– Мин бүтәнне әйтәм, – диде ул.
– Нәрсәне?
Басма аслы-өсле дулкынлана, атлаганда, аяк куюы читен. Мәрзыя ике төенне дә бер кулына тоткан, буш кулын, аңа ярдәм итәргә әзерләнгәндәй, чак кына алга сузып тора.
– Больницада әйтсәң, әллә ничек… – диде кызы, атасының ни өчен рәхмәт әйтүенә төшенеп. – Әле болай да…
– Аңа гына чыдыйм әле мин, кызым. Бер елга куян тиресе дә чыдаган.
Бая йорт януын курка-курка гына сөйләсә дә, көләргә, шаяртырга көч тапкан кызының күзләре мөлдерәмә яшь белән тулып ялтырады. Елап җибәрмәс өчен, ул тирән сулыш алды һәм аскы иренен тешләде дә кайтыр якка борылды. Ул тагын нәрсәнедер әйтеп бетермәгән кебек тоелды.
Ярга менеп җиткәч, Сөнгатулла зират астындагы болын, кой- ма, бәрәңге бакчасы аша йорт-җирен күзләде. Абзар-кура, яшел калай түбәле өйләре, мунчалары урынындагы корылмалар аңа бөтенләй таныш түгел иде. Бура почмаклары, түбә кыеклары, койма сызыклары аңа рәвешләре эрегәндәй бозылып, кушылып, агарып күренделәр – Сөнгатулланың күзе яшьләнде.
Өйләренә кадәрге калган араны ул аяк астына гына карап узды. Такыр сукмакның әллә ничә төшендә кырмыскаларның нәзек кара чылбыры шуыша. Ул аларга да, суалчаннар чыгарган балчык өемнәренә дә басмаска тырышты.
– Әнә әни карап тора, – диде Мәрзыя.
Сөнгатулла якты абзарның караңгы тәрәзәсендә таныш йөз күреп алды. Зөлхиҗә. Аннары ул юкка чыкты. Зөлхиҗә аларны читкәрәк салынган мунча белән келәт арасындагы койма капкасын ачып каршылады.
– Сөнгатулла, – диде Зөлхиҗә. Әйтерсең лә Сөнгатулланы фәкать таныган, аның үз алдында икәненә генә ышанган.
– Нихәл суң? – дип эндәште Сөнгатулла һәм капка баганасына тотынды.
Мәрзыя тоткарланмады, узышлый:
– Исәнме, әни, – дип, эчкәре узды.
– Кайтып та җиттегезме? – диде Зөлхиҗә һәм Сөнгатулла тотынган баганага кулын куйда да Мәрзыяга: – Самавыр куя тор, кызым, – диде.
– Ярар, әни.
Мәрзыя, келәт почмагыннан борылганда, аларга әйләнеп карады.
– Ярый, – диде Сөнгатулла. Ул ишегалдын тутырган көек һәм нарат чәеренең күпмедер вакыт җилләр дә тарата, яңгыр да юа алмаслык исен тойды. Янгын эзе байтак торыр. Янган капка баганаларының җирдәге көйгән төпләре берәр казу эшендә килеп чыгыпмы, туфрактан эрегән кашык, чынаяк китеге табылыпмы, үзен искә төшерер.