Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 6
Галия ул больницадан чыгарга өч көн кала иртән, авырулар ашаган-эчкән чагында, әкрен генә үлеп китте, йөзе бөтен газапларыннан котылып елмайган, тыныч.
Кояш күтәрелгән саен, керәшәләрнең очуы түбәнәйде, суга табарак якынайды. Алар ояларына югарыдан юнәлмичә, астан күтәрелә башладылар. Сөнгатулла: «Әйе, көн эссе, коры булыр», – дип уйлады. Ул, үрелә төшеп, кул астындагы сары чәчәкне өзде дә, сабагын папирос шикелле тотып, ирененә кыстырды. Әчкелт тәме тел очын чәнечте. Ирененнән алып, ул сабак очына карады. Көпшәнең өзелгән урыны тирәли сөт саркып чыккан иде.
Больницадан кайткан чакта, автобустан төшеп, сары чәчәкләр үскән юл читенә утырасы килде аның. Өйгә кайтудан һәм җир катылыгын, ышанычын тоюдан да яхшырак нәрсә юктыр. Хәер, бу турыда утырудан мәгънә юк. Ике якта да урман, колач җитмәслек имәннәр шыкыраеп тора. Кабыклары купкан, ертык чүпрәкләрдәй салынып төшкәннәр, ботаклары сынык. Дүрт ел элгәре керәшен суыкларында корыдылар. Хәзер аларны кисәләр, әллә ничә җирдә моторлы пычкыларның күксел төтеннәре күренә, киселгән агачларны юл читенә әрдәнәләп өйгәннәр, зур учакларда ботак-сатак яна. Куаклар арасында ара-тирә каеннар агарып кала, алар сыгылып бөгелгән, моңсу, кай якка авышсалар да, ялгызлыкка дучарлар. Юкәлекләр дә нурсыз, араларындагы имәннәрне аударганда, аннары тракторларга сөйрәткәндә имгәткәннәр.
Ә чистарткан урыннарга нарат үсентеләре утыртканнар икән. Тернәкләнеп киткәннәр, яшел үлән арасыннан посып кы- на алтын бөреләрен төрткәннәр. Аларны юлдан ике буй арата белән аерганнар. «Керү тыела» дигән язулы такта кадаклаганнар.
Түбән төшеп, автобус күпергә керде. Урман, корыган имәннәре белән сырхаулап һәм яшь наратлары белән яшәреп, артта калды.
Дөнья үзгәрә. Дөресрәге, үзгәргән. Шул үзгәргән өлеше генә Сөнгатулланыкы. Үзгәрә торганы һәм үзгәрәчәге бүтәннәргә кала. Дөньяның үзгәрә торган өлешен китүчеләр түгел, яшәүне дәвам итүчеләр генә күрә…
Шушыларны яңадан күңеленнән кичереп, Сөнгатулла яр буенда утырды да утырды. Биредә бар нәрсә элеккечә. Фәкать су гына ага. Ә яр тора. Аның менә бу кисентесе убы- лып төшәсен Сөнгатулла гына белә. Үзе шуның өстендә утырганга гына. Аның ярдан тар ярык белән аерылганын күргәнгә генә.
Иң зур, иң әкәмәт, иң шаккатыргыч, иң өнсез иткән үзгәреш аны авылында көткән икән.
Авылдан ярты чакрым чамасы ераклыктагы юлның тукталышында автобустан төшеп калдылар. Сөнгатулланың урам буйлап кайтасы килмәде. Исәнләшүләр, хәл-әхвәл сорашулар китәр иде. Кызы нәкъ шуны тели иде булса кирәк. Атасын кешеләр белән сөйләштерәсе, уйларыннан