Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 4

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар

Скачать книгу

озаклап аның авыру тарихына карап торды да:

      – Сөнгатулла туган, өеңә кайтасың киләме инде? Синең авыруың куркыныч түгел. Ике-өч ай авыррак булыр әле. Ләкин түз, узар, – диде. –Менә шушы рецептларда күрсәтелгән даруларны эчә тор, – дип, мөһерле кәгазьләр сузды. – Берәр айдан тагын күренеп китәрсең.

      – Ярар. Рәхмәт. Исән булсам килермен. Гүр юлы түгел ич…

      Ул, палатадагылар белән саубуллашып чыккач, үзенә зуррак пижама чалбары балакларына уралып, артсыз чүәкләрен лыштырдатып, беренче катка төшеп басты. Зур вестибюльнең саргылт-көрән шакмаклы плитә җәйгән идәнен яңа гына юганнар, дымлы таш, хлор исе килә иде. Кызын эзләп, як-ягына каранып алды. Ул көттермәде. «Главврач» дип язылган ишектән зур кәгазь капчык күтәреп килеп чыкты. Сөнгатулла кызының аякларын таш идәнгә тидерер-тидермәс итеп, җитез атлап килүенә сокланып торды.

      Мәрзыя, атасына бик туры карамаска тырышып, елмаеп кына сөйләште, хәлен сорашты, кәгазь капчыгын аңа сузып, кайда киенергә кирәклеген әйтте.

      Ак буявы каушакланган кечкенә өстәл белән артсыз урындыктан гайре нәрсә булмаган, тәрәзәсенең аскы пыяла өлгеләре акка буялган эңгер-меңгерле бүлмәдә шактый озак киенде: үз киемнәре әллә ничек чит кешенеке сыман тоелды.

      Биек пыяла ишекне авырлык белән генә ачып, Мәрзыя башта атасын уздырды, аннары үзе яны белән генә суырылып чыкты. Больницаның авыр ишеге дөңк итеп ябылып калды. Ул тавыш Сөнгатуллага кышкы кабернең ләхет тактасына туң туфрак кантары бәрелүен хәтерләтте.

      Әкрен генә атлап, баскычтан төштеләр. Биш потлы гәүдәсенең хәйран җиңеләйгәнен ул шунда тойды. Җил исеп китте. Сөнгатулланың үз авылларына таба очыплар китәсе килде. Ләкин моннан соң аяк атлау да авыр буласын тойды. Әүвәл җилләр әллә бар, әллә юк иде. Хәзер аңа җилнең арттан искәне генә юлдаш икән инде.

      «Дөнья кимегән», – дип уйлады ул. Сөнгатулла тормышның үзе өчен каршы искән җиле кимүен аңлады. Ул үз уен: «Башланды», – дип төгәлләде. Әйе, гомер кими башлаган. Күңеленә килгән уе белән һәм киләчәктә үзен ни көтсә дә карышуның инде мәгънәсез, шуңа күрә һәрнәрсәгә тыныч кына әзерләнү кирәклеге белән килешеп:

      – Яхшы, – диде.

      Кызы аңа, үзенекен уйлап:

      – Яхшы, әти, яхшы, – дип җавап бирде.

      Соңгы баскычта тукталып, ул көннең, шәһәр күренешләренең матурлыгына карап торды. Асфальт мәйданчыкка су сиптергәннәр, аның дымлы җылысы биткә ягыла. Кыска гына калдырып чабылган үләннәрдә, саф, кытыршы яфраклы яран гөлләренең ал, кызыл чәчәкләрендә су тамчылары җемелди. Чәчәктән чәчәккә ялгыз бал корты кунып йөри, түгәрәк гөл түтәлен әйләндереп алган юеш таш буйлап сары кырмыска йөгерә.

      Җиләс һава больница исе сеңгән кыска чал чәчен, битен яратып сыйпый кебек. Бу яктылык, бу ямьлелек элек тә булгандыр ич инде? Ә менә күреп җиткермәгән бугай. Өе каршындагы һәр язны шау чәчәккә күмелгән шомырт, канәфер кичке һавага хуш ис тараткандыр. Ул әлеге исне хәтерләргә

Скачать книгу