Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 9
Улының бу сүзләрен үзенең чуалчык хәтере җуймасын дигәндәй, Сөнгатулла эчтән генә: «Дөньяда ут чыкканда, татар көрәшендә саф намустан да гаделрәк судья юк», – дип кабатлады. Йөрәк түрендә үлгәнче тотардай яхшы сүзләр. Улының сүзләре аның борчуларын, дулкынлануын баскандай итте. Су өстеннән чагылган нурлар һәм талгын җил битен, чигә чәчен, беләкләрен киптерде.
– Шуннан? – дип сорады ул.
Мәрзыя:
– Шуннан… менә шул инде – яндык. Хәзер бар нәрсә яңа, – диде.
– Яхшы, – диде Сөнгатулла. – Кайтыйк, кызым.
– Кайтыйк, әти.
Сугыштан кайткач, бер кичне – тугыз тулып, чирек сәгать үткәндә, Сөнгатулла капка төбендәге ташка чыгып утырган иде. Ул ташны яңа өйнең өрлеге астына почмакка салырга ниятләгән иде. Әйе. Нәкъ шул вакытта. Көмеш сәгатен ачып караганы исендә. (Көмеш сәгать – комкор Рыбалко бүләге. Тора-бара ул сәгатьнең кирәге дә калмады кебек: авылда көндез дә, томанлы таңнарда да күз төшкән нәрсәләрдән, колак ишеткән тавышлардан вакытны минутлап беләсең.) Шулай итеп, ул капка төбендәге ташка чыгып утырды, һава йомшак. Ни җылымса, ни салкынча. Китапларда тәнгә рәхәт дип язалар. Эч пошмаганда, кәеф яхшы булганда шулайдыр. Көнбатыш матур алланып, көнчыгыш тыныч шәмәхәләнеп торганда бигрәк тә. Куе чиялектә өздереп сандугач сайрый, уенлыктан гармун тавышы, кызлар белән егетләрнең җырлавы ишетелә. (Ул чагында кичләрен җыелалар иде әле.) Ә боларга игътибар итмичә, күк йөзенә уйсыз гына карап торсаң һәм йолдызлар кимегән кебек тоелса? Андый чакта һава хозурлыгына ис китми шул. Әйе, ул кичке йолдызлар сугышта үлеп калган авылдашлары санынча кимегән сыман тоелды аңа. Җирдә кеше яки солдат үлгән саен, йолдыз атылып юкка чыккандыр, ә яңалары балкырга өлгермәгән иде әле.
Аннары мәшәкать өстенә мәшәкать өелде. Эш күп хәсрәтне каплады, күңел яраларын төзәтте. Әкренләп кеше рәтенә керделәр. Рәхәт тормыш китте! Хезмәт көннәренә түләү артты. Тора-бара берәм-берәм өйгә телевизор, газ, суыткыч керде, идәнгә палас җәелде, стенага келәм эленде. Элек сугыштан соңгы еллардагы сирәк-мирәк мәҗлесләрдә, туйларда, Сабан туе бәйрәмнәрендә аз гына куела торган әче балның саны бетте. Аннары аракы күренә башлады. Аны шахталарга, чирәм-җирләргә китеп, туган якларына ялга кайткан якташлар кунак-төшемгә дәшкәндә зур күчтәнәч итеп кенә куя иде. Аннары исә, аракы табынның түренә үк менеп утырды, өстәлнең күркенә әйләнде. «Көндәлек сорау товарлары» – кибет маңгаена шундый язу элделәр. Шүрлекләрдә исә аракыдан күп нәрсә юк.
Заманалар үзгәрде.
Техника күбәйде. Комбайннар кырда сыер көтүе урынына йөри. Бөтен җирдә трактор. Бер корреспондент Сөнгатулла турында: «Ул сукалаган җир Франция, Бельгия, Люксембург җирләренә тигез», – дип язып чыкты. Нигә, бик ихтимал. Кайбер җәйләрне буада ник бер су коенып карасын. Әле ярый дөньяга ат булып яратылмаган – әллә кайчан аяк сузар иде! Ба! Камыт киясе булса, аңа чыдардае табылыр иде микән? Элек уңышы алты-җиде центнердан артмаган гектарлардан егерме центнерны ала башладылар. Шунысы бар: туклыкка әллә ни ис китмәде. Күнегелде дә соң, каһәр! Әүвәл колхозның егерме бишләп баш дуңгызы булып, шулар бөтен яр буе болынын