Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 32

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар

Скачать книгу

катламага дигән майдан берәр кадак өстәмәскәме дип тора идем. Безнең дә төшеп калганнардан түгел икәнне белеп торсыннар дигәнне белгертеп, янына өч әфлисун да куйганда ярап торыр иде…

      – Ишле, имеш! Әллә монда без бик ишсезме? – диде Сафиулла, табындагыларга ымлап.

      – Анысы үз нәфесең ние инде.

      – Ние, ние? Телеңне тыкма әле монда, җәме?!

      Килен:

      – Ул тиклем нәрсә Җаек кибетләрендә дә бихисап ич, әни. Ка- зан каласыннан шайлы… – дип башлаган иде, Фатыйма аны:

      – Син тик кенә тор. Өйрәтеп торучың булмагач, эш җаен беләсеңме соң син? Менә карап карарбыз әле, мунчаны узган юлыңдагы ише ис-фәләнле итеп якмадың микән…

      – Әни, ул юлысында мин әниләргә барып калгач, син үзең томалаганыең ич аны… – диде яшь килен, үпкәле тавыш белән.

      Каршы сүз әйтере калмаганга күрә, Фатыйма:

      – Карале, карт, аннан ары болар, Казан хәтле Казаннан кайтып, буш кул белән килеп кергәннәр димәсеннәр өчен, теге өч ак сәрпинкә яулык янындагы зәңгәрсу сатин яулыкка төреп, бер-икене генә булса да «Гөлҗиһан» сабыны да куймасак, әллә ничегрәк чыкмас микән ул? – диде. Үзе Җәмиләгә каш астыннан гына карап куйды.

      Габдулла, бу сөйләшүләрдән кызык табып, әллә кайчан көләсе килсә дә, үзен тыеп тора иде. Инде чыдамады, бөтен өйне тутырып көлеп җибәрде.

      – Җыеныгыз! – дип боерды Сафиулла һәм, сүзне бетерергә кирәк табып, алгы өйгә узды да, буфетның аскы өлешенә иелгәч, әллә кайдан чүлли аракысы чыгарып, куен кесәсенә яшерде, капшап, беленмәслеген чамалап торды.

      Фатыйма исә, үзалдына сөйләнгәндәй кыланса да, көндәше Җәмилә белән яшь киленне котыртасы килеп:

      – Аллаһы Тәгалә боерса, Казаннан үземә алган кырык итәккә җитәрлек илле иңле унике аршын кәшемир күлмәк тектергәч, киеп барып, әнинең сөенчесен алып кайтасыларым да бар әле минем! – дип җыена башлады.

      Җете кызарып, кояш баюга авышкан, баш очында ай да калыккан иде инде. Әле караңгы төшмәгән, эңгер-меңгер генә. Карга тавышы ишетелде, кайдадыр эт өреп алды, күгәрченнәр очып узды.

      Шыгырдап ачылган ишектән Габдулла килеп чыкты. Ул беркавым ишегалдындагы чаналарга, келәт диварына һәм баскычына куелган ат сбруйларына карап торды. Һәм, кая барырга белмәстән, кое янына килеп басты, аннан, капкачын ачып, түбән текәлде. Кое төбеннән аңа ай карап тора иде. Аймы соң? Нәрсә? Үз әнисе Бибимәмдүдә йөземе? Әллә икенчесе – Газизәме? Ә бәлки, өченчесе – Зөһрә әнкәседер бу? Әнә шулай үз хәтерен барлап торганда, кое төбендәге ай чагылышы Сафиулланың өлкән хатыны Фатыйма булды да куйды: тирләп-пешеп чәй эчә, үзе туктаусыз нидер сөйли дә сөйли. Габдулла артка чигенде дә кое капкачын шапылдатып ябып куйды. Ул, ни капка ягына юнәлергә, ни өйдән чыгучыларны көтәргә белмичә, мунча почмагына елышты да, нигә икәнен үзе дә сизмәстән, әкертен-әкертен генә һәм тын гына, сабыр гына еларга кереште.

      Болдырдан Сафиулла килеп чыкты. Бер әрҗә тоткан. Ул кече капканы барып ачты, капка төбен һәм урамны карашы белән барлады да ишегалдына

Скачать книгу