Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 33
– Сафиулла агай… – дип эндәшкәнен ишетмәде әле. – Сафиулла агай, – диде малай, тавышын көчәйтә төшеп, һәм, аны кое турысында куып җитеп, сак кына тун җиңен тартып куйды.
– Әү, – диде Сафиулла. Тагын атлап китте, ләкин, коены узып, Габдуллага каршы басып туктады. Алар икесе ике якта калды.
– Сафиулла агай, дим…
– Әү, Габдуллаҗан, әү…
– Безнең күрешкәнгә егерме көннән артык бит инде, әме?
– Җегерме ике көн… Өч көн шикелле дә тоелмый үтте дә китте.
– Миңа күбрәк тоелды.
– Күпме?
– Белмим инде.
– Төгәл җегерме ике көн, дим ич.
– Миңа үз әти-әниләремне белгән вакыт шикелле.
– Син аларны бик кыска арада гына белеп калдың шул.
– Түгел. Озак. Бик озак.
– И бала… Күргән-кичергәннәрең җаныңа сыешмый синең, шуңа озак тоелгандыр ул.
– Минем ул озакны тагын бик озак иттерәсем килә.
– Ничек итеп?
– Кемнәргәдер тагын «әти» дип, «әни» дип дәшеп.
– Алла рәхмәтеннән ташламады ич әле. Әйтерсең. Менә Галиәсгар җизнәңнәргә илтеп куярмын да әйтерсең.
Габдулла, уйланып, йөзен читкә борды.
– Сафиулла агай… – диде ул, сүзен башлагандагыча сак кына итеп.
– Әү, әү.
– Илтмә син мине бүтән җиргә, Сафиулла агай.
– Илтмичә нишләтәсен белмим шул, улым.
– Мин беләм, – диде малай, аның ягына килеп.
– Нәрсәне?
– Син мине анда илтмәсәң нишләсемне.
– Соң? Нишләрсең?
– Син миңа әле генә «улым» дигәнчә, мин дә сиңа «әти» диярмен.
– Миңа?!
– Ие, – диде малай, аңа таба борылып. – Озак диярмен. Бик озак. Бик!
Габдуллага карап-карап торды да, нишләргә, ни дияргә белмичә, җавап эзләгәндәй, Сафиулла кое капкачын ачты, иелеп, түбән карады.
– Аларга да диярмен.
– Кемнәргә тагын?! – диде Сафиулла, коедан аерылып.
– Фатыйма белән Җәмилә апайларга. «Әни» диярмен. Үз итәрмен. Бәлки… яратырмын да әле.
Дөрләп янган җан учагының соңгы ялкыннарын, соңгы утлы күмерләрен таптап сүндерергә теләгән шикелле, Сафиулла баскан урынында таптанып алды да, иренен тешләп, читкә атлады, бая малай поскан мунча почмагына сыенды һәм бүрәнәгә китереп сукты. Аркасына тагын – бу юлысында