Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 35

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар

Скачать книгу

кирәк, Газизә сеңел, – дип юаткан булды, тик, үзенең дә күңеле тулып бугай, башкача сүзе булмаганга: – Юл өстендә тормыйк инде, – дип өстәде.

      Газизә малайның әрҗәсен үзенә алмакчы иде дә, Габдулла бирмәде, үзе күтәреп китте.

      – Авыр түгелме соң? – дип сорады Газизә.

      – Юк, – диде Габдулла. – Укуы гына авыр ул.

      – Ни соң анда синең?

      – Укыган вә укыр сабаклары, – диде Сафиулла.

      Утыз адымнар атлагач, асты – таш, өсте агач булган ике катлы йортка килеп җиттеләр. Аның капкасына керер алдыннан, малай, артка каерылып, анда-монда караштырып алды. Әйтерсең лә, билгесезлеккә таба тагын бер адым атлар алдыннан, нәрсәнедер барлап каласы килә иде.

      Кече капканы ачып, ишегалдына уздылар. Чылбырлап куелган йөнтәс эт тынычсызланып өреп алды, арлы-бирле йөренергә кереште. Анда бишмәт кигән бер ир-ат баягы мичкәле чанага җиккән атны тугарып тора иде.

      – Әссәламегаләйкүм, Гыймадетдин, – диде аңа Сафиулла.

      – Вәгаләйкүмәссәлам! – дип, әлеге ир эткә кизәнде дә, олы- лап, Сафиулла белән күреште, аннары Газизәгә дә кул бирде. – Менә кунак егет тә килеп җиткән икә-ән! – дип сузды ул. Тавышы көр, калын, йөзе елмаюлы иде. Башына сырма бүрек, өстенә кайры тун кигән, аңа эзәр салган. – Габдуллаҗан бит әле? Нихәл соң, Габдуллаҗан?

      – Әйбәт әле, – диде малай.

      Сафиулла, тамагын кырып:

      – Кунак булырга, ул өч көнгә төшмәгән лә! – дип елмайды.

      – Шулай, Сафиулла абый, шулай. Төкле аягы белән үтсен инде, – дип, Гыймади атны түрдәге корылмаларга таба җитәкләп китте.

      Баскыч ишегендә алъяпкычлы, почмаклап яулык япкан бер яшь хатын күренеп алды, тик ул, исәнләшеп тормастан:

      – Сөенче, сөенче! – дия-дия, баскычтан өскә менеп китте. Өчәүләп шунда күтәрелгәндә, ул хатынның эчтән тагын:

      – Сөенче, байбикә! – дип кабатлаганы ишетелде. – Килеп җиттеләр!

      Габдулла апасына күтәрелеп карады да:

      – Көтәләр икән әле! – дип елмайды.

      – Көтми ни! – диде Газизә, куанып.

      – Нихәл, Гайниҗамал, – дип, Сафиулла әлеге хатын белән исәнләште дә өйгә узды һәм, ишек чаршавын кайтарып, Габдулла белән Газизәне эчкә үткәреп җибәрде.

      Алар ян-якларда, түрдә берничә бүлмә ишекләре күренеп торган алгы бүлмәгә аяк бастылар. Шуннан соң булган хәлләрдә – күрешүләрдә, танышуларда, аңлашуларда, сөйләшүләрдә – Габдулла, игътибар үзәгендә булып, әле куанды, әле уңайсызлану, әле тарсыну, әле ятсыну, әле тагын көр күңеллеләнү хисләре кичерде.

      Бу – Габдулланың атасы Мөхәммәтгарифның бертуган сеңлесен (ул да Газизә атлы) алган, Уральскида уртача саналган сәүдәгәр Галиәсгар Госманов йорты иде.

      Алданрак килеп өлгергән Фатыйманың хәбәре белән аларны биредә көтеп торалар иде инде. Ул үзе чишенеп тә куйган. Иң алда, затлы яулыгын төзәткәләп, Галиәсгар байның хатыны Газизә Габдулланың атасының сеңлесе тора. Кичке ашка әзерләнүеме, әзерләнеп бетү вакытымы булганга, өйдәге хатын-кызның кайсысы савыт-саба,

Скачать книгу