Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 36

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар

Скачать книгу

күтәрелеп, аш-су әзерләү бүлмәсенә узды.

      – Ничекләр кайтып җиттегез соң? – дип сорады өлкән Газизә.

      – Бер самавыр екмаенча торып, сөйләп бетермәле түгелдер. Дүрт көн Казан каласында кундык, бер көн – Чистайда, бер көн – Ырымбурда. Тагын әллә ниткән пучты стансыларында, авылларда… Җәмгысы унсигез көн тоташлай юлда, – диде өлкән Фатыйма.

      – Сату-алулар уң булдымы соң?

      – Бик уң, бик уң! Анысын тагын бер самавыр екмаенча торып…

      – Синеке шул самавыр төбеннән узмас инде, – диде аңа Сафиулла. – Менә кем ләбаса ул «самавыр», менә кем! – дип, ул арттан Габдулланың иңенә кулын куйды да алгарак этәрде.

      – И-и!.. – дип сузды тагын өлкән Газизә. – Каяле, энем-җанашым! Өс-башыңны сал әле. Нишләп торасың болай моңайган шикелле? Зөһрә, Фатыйма! – дип эндәште ул кызларына. – Куегыз нәстәләрегезне. Ниме дип карап торасыз? Өс-башын салдырыгыз, урнаштырыгыз, аягына яңа оекбаш, ката кидерегез…

      – Үз кулым да бар ла! – диде Габдулла. – Нигә мине һа- ман, һаман…

      – Нитмәле, Габдуллаҗан… – дип, әйтер сүзен әйтеп бетермәстән, Сафиулла малайның шарфын, биленә салынган чуклы эзәрне, аннары бишмәт төймәләрен чиште. – Куеп тор инде шул әрҗәңне, җә!

      Малай әрҗәсен аягы янәшәсенә куйды да әкрен генә, ләкин эчтән янганын сиздереп:

      – Мин кайда да ирекле түгел инде, – диде.

      Ничектер шундук бердәм төстә, зиратта хәер биргәндәй ымсынышып һәм шуның белән саваплы булырга теләгәндәй, аны чиратлашып чишендереп тә куйдылар.

      Өлкән Газизә малайны баштанаяк күздән кичереп чыкты. Кызганып та куйды кебек, ошатмаган да сыман булды. Тик моны һичкемгә сиздермәде. Алай да, аның киемнәрен әйләндергәләп карагач, коштабак тотып чыккан Гайниҗамалга:

      – Аскы өйгә төшереп куй. Аруларсың, – диде. – Гыймадига җиткер: мунчаны карасын, су җылытырга куйсын. Табыннан кузгалганнан соң, мунчалалап коендырып чыгарырсыз. – Аннары ул, малайның күңеле үсеп китсен дипме, әллә үзенең аңа карата илтифатлы булганын һәм буласын белде- рәсе килепме: – Әй канатым! Менә әйбәт. Килеп кергән сәгатең фәрештәләрнең амин дигәненә туры килсәче! Аллаһы Тәгалә җиде оҗмахның ишеген ачып керткәндәй итсен! – дип теләде.

      Малайның күзенә нур керде. Тирән итеп тын алды да:

      – Рәхмәт, тута. Сүзеңә каршы Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә йортыгызны бәрәкәтле, бәла-казадан имин итсен! – дип, җай гына алгарак узды, иркенәеп, рәхәтләнеп китте.

      – Амин! – диештеләр.

      Малайның җавабы ян ишекнең ачылган һәм анда чиккән түбәтәй, утыртма якалы яшел күлмәк өстеннән тире тән җылыткычы, аягына читек кигән Галиәсгар Госманов күренгән чакка туры килде. Малайга канәгать икәнлеген, әйткәнен хуплавын белдергән сыман, ул пөхтә мыегын сыпырып куйды, тамагын көр итеп кырып алды.

      – Бәрәкалла! Нинди тавыш дисәм, кеше бар икән ләбаса! – дип, ул иң әүвәл Габдуллага ике кулын күрешергә сузды. – Нихәл соң, мосафир мелла кем… Габдуллаҗан? – дип күрешкәч: – Әйдүк, әйдүк, каениш! – дип, аркасыннан кагып, башыннан сыйпап алды. Галиәсгар,

Скачать книгу