Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 66
Болыт каурые урталай бүлгән кып-кызыл кояш шары дөр- ләп янган офыкка чумды. Эңгер-меңгер төште. Бераздан төннең беренче күбәләкләре – төнге сәяхәткә чыккан йолдызлар күренде. Ә берсе караңгы офык коесына чумды.
Апрель аендагы сыман, күк чиста, һава саф. Төнге һавага бөҗәкләрнең сызгыруы, кыштырдавы, чырылдавы күтәрелде. Шулар арасындагы иң әче сызгыруны ишетмәс өчен, учым белән колагымны томаладым, ләкин ул тавыш башымда икән: кан басымым күтәрелгән, ахрысы, уң колак чыңлый. Аңлаешсыз авырлык, гүя кан тамырлары буенча кан түгел, салкын терекөмеш ага. Пиджагымны киеп, исән калган наратка барып сөялдем. Шофёр Исмәгыйль кунак йортыннан урын белеште, тик әле минем буш бүлмәгә кайтасым килми. Ашау да онытылды. Дошман басып алачак җир сыман, буш калдырылган су буйларына, куаклар ягылган урыннарга, кемдер үткән белән киләчәк арасын мәңгегә өзәргә теләгәндәй, сүтелгән күпергә, станция ягына карап торам.
Үткән еллар хәтереннән арынып, иртәгә эшлисе эшләремне барларга тырышып карыйм, ләкин киләчәк причалына килеп туктардай тыныч култык юк.
Чү! Ширәмәт морзаның ак йортыннан бакчага төшә торган таш баскычта нинди кыз ул? Җир, су, үләннәр исе аңкытып агылган җил битемне иркәли. Кызның баскычтан баскычка басып түбән төшүен, төшкән саен зурая баруын агач артыннан күзәтәм…
Ул көнне Каһир, таш һәм туфрак коя-коя, ярдагы кәҗә сукмагыннан авылга менеп киткән иде. Аның кайсы якка юл тотарга ниятләвен чамалавы кыен түгел иде – туй барган йортка таба, ә аннан табынга узар, мыегын чылатмыйча чыгармаслар. Мине дә кыстаган иде, кая инде! Станция турында уйлап калдым.
Җәйнең яшь киленнәрдәй тыйнак, ягымлы башында нинди туй? Бу – елның иң ач вакыты да ич әле. Чәчелгән ашлыкны җыеп, җан борчуын басмас, ни яшелчә, ни җиләк-җимеш өлгермәс борын авылда туй ясау көтелмәгән бәла килү белән бер. Кошлар тавышы тынып калды. Күктә керәшәләр генә ыгы-зыгы килә. Ташлар кайнар. Бөркүлек тынны кыса. Чәчәкләр йомыла башлады. Яшенле яңгыр якынлашты. Тау артыннан, ат көтүе чапкандагыча ерактан ук дөбердәп, күк күкрәве килеп җитте. Аңа кайдадыр мылтык аткан тавыш килеп кушылды. Биектә канатларын җәеп очкан тилгән учакка ташланган каен тузы сыман җыерылып килде, җиргә якынаеп күздән югалды. Туй барган капка төбендәге халык кычкырып җибәрде. Алар арасыннан кемдер тилгәнгә мылтыктан аткан иде. Күк күкрәвенә шуның гөрселдәве дә кушылды. Берданка-фәләннән аттылар, ахрысы, ау мылтыгыннан андый биеклектәге кошны атып төшерүе ай-һай! Халык каядыр йөгерде, күздән югалды, мөгаен, тилгән караргадыр. Ә мин алпавыт паркына кереп киттем. Бакча уртасындагы бака үләннәре, су мүге белән капланган кечкенә генә түгәрәк күл буена килеп чыгарга өлгермәдем, баскычтан чиләк-көянтә аскан бер кыз заты, аның артыннан ук Каһир төшүен күреп, зелпе куакларына постым.