Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 65

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар

Скачать книгу

сүзләр, тавышлар, кичерешләрне мин китаплардан укып белгәнем аша күрәм һәм аңлыйм… Беренче быргы «Бөтенеңә кузгалырга!» дигәнне белдереп яңгыраган. Икенчесе «Атларны иярләргә!» дип аваз салган. Быргы, билгеле, хәзер белүемчә, мөгез быргы булгандыр. Безнең алпавыт ау белән якынлашканда, авыл халкы башта атлы казаклар килә дип шикләнеп, кайсы кая посарга ашыга, ә без, куркуның ни икәнен белмәстән, каршы йөгерә идек. Алпавытның ау кешеләре дистә ярымга җитә, этләре ике-өч дистәгә җыела. Бабайның знакумы – минем исемдә Ягур дәдәй булып калган кеше – алпавыт авын йөртүче. Аннан кала алпавытның атка атланган көйгә озын каешлар белән эт тотып, өстертеп, котыртып торучы, картуз белән кызыл казаки кигән сары чәчле малайлары да күп иде.

      Шулай итеп, үзәкләргә үтеп һәм бугаз төбен кытыклап, көзге күк төбеннән килгән торна таркылдавы сыман, калын быргы тавышы яңгырый.

      Кояш чыгып килә иде инде.

      Абзар ишекләренең тупсаларын каерып дигәндәй ачып, эчтә араталарны дөңгердәтеп җиргә төшереп җибәрәләр дә, йөгән кидерә-кидерә, яңадан-яңа атлар чыгаралар, буага алып төшеп сугаралар да иярлиләр. Барысы да ашыга, тик кабалану юк, һәммәсе пөхтә – беренче генә тапкырмыни, күнегеп беткән- нәр инде, күзләре йомык икән, куллары үзләреннән-үзләре эшли.

      Ягур дәдәй эт йөртүчеләрне эт абзарына ашыктыра. Каяндыр «Кузгалырга!» дигән гөлдерек тавыш яңгырый, атын юырттырып, уртага моңарчы күзгә күренмәгән быргычы чәчрәп чыга да, иярендә калка төшеп, мөгез быргысын авызына китерә. Күзе йомык, киеме көмеш каймадан да чуктан, ияре яшел бәрхет белән тышланган, аты авызлыгын чәйни, ирен кырыйларында сары күбек кайный.

      Ул арада алпавыт үзе дә күренә. Күн фуражкадан, алмачуар атка атланган, аты ярсу, яңа уенчык шикелле ялтырап тора. Алмачуарның ялы бер якка тарап салынган, бәкәлләрендә инә күзе хәтле дә чүп юк, сулышыннан сыек томан көдрәләнеп-көдрәләнеп китә.

      Карашымны бүтәннәргә күчергәндә, барысы да башларына кияләр иде, хуҗаларын баш киемнәрен салып каршылаганнар, ахрысы. Алпавыт, йөзен әле бер, әле икенче якка борып, әллә ниткән әмерләр бирә, сорау ала, чуклы кыска камчысы белән кизәнә.

      Чәбәләнешеп, буылып өрә-өрә, ике яктан ике эт көтүе килеп чыга, һәркайсы бәйле. Беришесе эзгә төшеп, җанварны урыныннан кузгатучылар, беришесе бурзайлар, болары кай якла- ры беләндер әкәмәт зур борчаларны хәтерләтәләр.

      Ул арада бабай да, сары биябезне арбага җигеп, капка ачылганны көтеп тора. Мин шома, сары салам түшәлгән арбага мүкәләп мендем дә аягымны солы капчыгы астына тыктым. Солылы капчыкны бабай, таң белән торып, ат башына кигереп бәйләгән булган, күрәсең, ул аның тыныннан парланып, җылынып калган иде.

      Капка җилләнеп ачылып китте, быргы кузгалырга кушып кычкыртуга, ишегалды күз ачып йомган арада бушады.

      Без кыр юлыннан алпавыт авының ерак калкулыкларда әле югалып, әле күренеп алга омтылганын озак карап барабыз.

      Мин хәзер беләм инде: кемдер нәрсәнедер тиешенчә үтәп җиткермәсә, алпавыт, кызыл хәтфәле иярендә калкына төшеп, яшел

Скачать книгу