Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 73

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар

Скачать книгу

төстә, Ленин исеме белән бәйле булганга, яңа дөньяга омтылган ярлы крестьяннарның кабатланмас бер җиңүе рәвешендә калыр иде; бактың исә, гади бер корылма икән. Ә заманында, мәшһүр ГОЭЛРОга кадәр, крестьянның зирәк акылы һәм сөялләргә катып беткән тырыш кулы белән юктан бар итеп корылганга күрә, ул да ихтирамга лаеклы төзелеш иде.

      Ул чагында үземнең дә шундыйрак бернәрсә салырга тотынасымны белсәм, Ленинга үлми торырга кушып, биш ел элек хат җибәргән булыр идем, ә хәзер Кашино крестьяннары кебек без аны ГЭС ачылуга кунакка дәшәр идек.

      Без курткабызда МОПР6 значогы йөртә идек, галстук такканнарны комсомол җыелышларында тикшерәбез, кызлар белән үбешмичә генә йөрибез. Безнең хыялларыбызны ГОЭЛРОның тиздән бөтен ил буйлап кабынасы утлары биләгән иде. Йөз меңнәрчә кубометр бетон салу, үземне миллиметрлы төгәллек белән корыла торган куәтле-куәтле җиһазлар белән эшләргә тиешле кеше сурәтендә хис итүем канатландыра иде. Без үзебезне ил өчен гадәттән тыш кирәкле белгечләр итеп сизә башлаган идек инде. Глеб Максимилианович Кржижановскийның, Карунин мәйданындагы СССР Госпланыннан безнең институтка килеп, Ангара елгасы куәтен электр тогына әйләндерү һәм шуны меңәр чакрымга тапшыру, Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясе, атом-төш реакциясе хакында сөйләүләреннән күңелебездә кузгалган җилкенүләр, түземсезләнеп киләчәккә ашкынулар белән миңа нарком тапшырган бурыч арасында аерма ай-һай зур иде!.. Хыялларымнан бик артка чигендем түгелме соң? Кайчан гына без, бер төркем студентлар, Глеб Максимилиановичның Садовникидагы иске фатирында әле бәхәсләшеп, әле уен-көлке белән онытылмас кичләр үткәрә идек. Ә хәзер мин кайда, нишлим, бурычым ни, хыялым нинди? Бармак белән санарлык шәхси әйберләремнең иң кадерлесе – шул кичтә ул кул куеп бүләк иткән китап – «И. И. Сквор- цов-Степанов. СССРны электрлаштыру» – олы хыялларымның чәлпәрәмә килүенә шаһит бер истәлек кенәмени инде? Электр станцияләрен илнең йөрәге, ә ток йөгерә торган чыбыкларны кан тамырлары белән тиңләштерү заманнары иде. Газеталар Идел, Днепр кебек елгаларда башланачак фантастик төзелешләр хакындагы сүзләр белән тулы. Төрле проектлар, идеяләр, Чирчик гидростанциясе проблемасы тирәсендә дуслар, дошманнар бәрелешә башлады. Без, үзебезне шул идеяләрне тормышка ашыручылар урынына күреп, аларны яратып һәм яклап бәхәсләшә идек. Мин хыялымда Днепрогэска китәрмен һәм шунда меңләгән кеше арасында йөрермендер кебек иде.

      Ә моның урынына язмышым күп катлы, колонналы-аркалы, бизәк-нәкышләр белән чуарланып беткән йорт каршындагы эт оясы ише генә булып күренгән авыл станциясенә килеп бәйләнде. Канатлы хыялым язмышым белән килешмәскә кушты. Максат белән чынбарлык уйларымда кара-каршы бәхәсләште.

      Алай да…

      Баштагы көннәрдә, зур газаплар кичерә-кичерә, әнә шул хыялларым үлгән кебек булды.

      Кайбер төннәрне, йокыга китә алмыйча, уемда гел исәп-хисап ясыйм, лампага ут кабызып, таң атканчы бәләкәй станциянең төрле күренешләрен кәгазьгә төшереп карыйм. Эш алай ук тез буыннарын калтыратырдай катлаулы булырга охшамаган. Исәбем

Скачать книгу


<p>6</p>

МОПР – Международная организация помощи борцам революции.