Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 77

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      Атка атланган иргә кырыклар тирәсе булыр. Озын буйлы. Ияр аны тагын да озынайта. Кара сакал-мыек. Уң яңагында тирән җөй, озын бугай, сакалын шуны каплар өчен үстермәде микән?

      – Әйдәгез, рәхим итегез. Минем кунагым булып китәрсез, – диде ул.

      – Кая? Рәхмәт, вакытым юк, – дидем мин, рус авылы ягына карап. – Авылыгыз ераграк.

      – Минем йортым моннан өч йөз адымда гына. – Сораулы карашымны күреп: – Монда хуторым бар, – дип өстәде. – Сатып алдым. Юеш үлән ерып барырга авырыксынсагыз, мәгез, атка атланыгыз.

      Ул, иярдән егетләрчә сикереп төшеп, тезгенен сузды. Кожаны коп-коры, итәге дә. Ә күн итегенең гуталины ышкылып бетеп, башы агарып тора. Юеш үлән ерып йөрү билгесе. Карашымны тоеп, ул:

      – Йә? – дип, кулы белән бирегә үлән ерып килгән эзенә таба ишарәләде.

      – Рәхмәт, – дидем, тик кузгалмадым әле. Ул, ризалыгымны аңлап, атны тезгененнән тоткан көйгә алга узды, мин ат артыннан иярдем. Ә эт алга йөгереп китте, Настя, үлән ашап, артта калды.

      – Рамазанов урынынамы? – дип сорады ул бераздан. Җавабымны яки «Каян беләсез?» дип соравымны көтеп тормастан: – Моны сезнең мине белмәвегез әйтеп тора, – диде. – Аннары яңа кеше килгәнен дә ишеттем. Инеш буенда йөргәч, сез булмый кем булсын инде.

      Кожанының арттагы ертыгыннан зәңгәр бостон галифе чалбарының да юеш икәнен күреп алдым. Кожанын һәм эшләпәсен ул яңгыр туктагач кына кигән инде, алайса. Ә яңгыр астында нишләп йөргән? Кайда?

      – Юнус Юсупович минем яхшы танышым иде, – диде ул, яртылаш борылып. – Авыр туфрагы җиңел булсын.

      – Ничек таныштыгыз? – дип сорадым мин, дәшми барудан уңайсызланып.

      – Нәкъ сезнең белән танышкан кебек.

      – Ул чагында да Настяны эзләгән идегезмени?

      Без хәзер яфрак араларында кояш җемелдәгән көдрә, җыйнак ябалдашлы зирекләр тирәли бара идек.

      – Настяны? – дип сорады ул, адымын әкренәйтеп. – Әйе, Настя адашкалый, бичара. Бүген көчкә таптым малкайны.

      Агачлык бетте. Түгәрәк күл буена килеп чыктык. Кечкенә генә, ярыйсы ук текә ярына хәтфә үлән үскән, суында камыш та, кыяк та үсми, аның каравы яңа борнап чыккан үрдәк бәбкәләре төсле сары төнбоеклар күп. Агачлык белән күл арасында такта түбәсе мүкләнеп беткән тәбәнәк бер йорт тора, бер тәрәзәсеннән кала һәммәсенең дә капкачлары ябык. Капка юк. Келәт җимерелгән, абзар, күл буенда кабык түбәле мунча, тигәнәк һәм әрем баскан алма бакчасы, арттарак киртә белән уратып алынган, кайчандыр яшелчә бакчасы булган урын.

      – Настяны озак эзләдегезме? – дип сорадым.

      Ул иңбашы аркылы гына карап алды.

      – Быел яңгырлар еш ява, – диде ул, җавап бирмичә.

      Атының тезгенен болдыр баганасындагы кадакка элде дә, эшләпәсен салып, кул сырты белән тирләгән маңгаен сөртте. – Узыгыз. – Ул, болдырга кергәч, өйнең киез белән тышланып, аркылы-торкылы каеш сугылган ишеген ачып куйды.

      – Керә торыгыз! – диде ул һәм келәткә кереп китте.

      Ишегалды чирәмле, ә болдыр баскычы төбендәге шәрә җир юешләнеп җебегән, анда аның күн

Скачать книгу