Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 75
Болар кәгазьләремдә исәпкә алынмаган, башыма кереп карамаган, күңелемә килмәгән. Аннары соң крестьянның печән чабасы, урак урасы – тагын әллә ниләр эшлисе дә бар ич әле!
Эре тамчылы яңгыр яварга кереште. Мин читән, абзар сыларга ак балчык ала-ала кәрнизләнеп калган куыш астына постым да, изүемне чишеп, сызымнарымны култык астына яшердем. Башымдагы уйлар таралды. Тау түбәсендә кайсыдыр бер төшкә яшен бәрде, ахрысы, мин, таш ишелгән авазга куыштан чыгып, өскә карадым һәм чак кына читкә янтаеп өлгердем: баш очымнан гына ябалак кебек тавышсыз тизлек белән чүлмәк кадәрле түгәрәк таш очып үтте дә яр кырыенда күздән югалды. Аның тоба суына шапылдап төшүен ишетми калдым, игътибарымны бүтән нәрсә җәлеп итте – югарыда ниндидер хәрәкәт сизендем, кемдер тау кашы артына качкан шикелле булды. Өстемә баягы таш кузгаткан туфрак коелды. Ни булыр бу дип, югары менеп киттем. Тезләремне, күлмәк җиңнәрен буйый-буйый, юешләнгән ак балчыкта тайгалап, ныгып җитмәгән әремгә, шайтан таякларына, ташларга ябыша-ябыша, өскә үрмәләдем. Ак ташларны зәңгәрләтеп, ә яшел үләннәрне, вак куакларны агартып, тагын яшен яшьнәде, тауның эчендә күк күкрәде сыман. Манма чыландым, йөрәгем еш-еш тибә, тыным буыла, тырнакларым каерылуын да тоймыйм. Тау күкрәгеннән тырпаешып чыккан очлы ташлар, кытыршы һәм чәнечкеле гөлҗимеш куаклары кулымны тырный. Бер-ике тапкыр аягым таеп, бармак очларында гына асылынып калдым. Кая ашкынам соң әле? Әйтерсең лә артымнан куа киләләр.
…Ә өстә җан әсәре дә юк иде. Иңкүлектә ялгыз ат утлап йөри, күк күкрәгән саен, ул муенын турайта да башын тагын ия, тышаулы булганга күрә, кушаяклап алга сикергәндә, яшен яктысы аның ялын ялкын телләре сыман кызартып күрсәтә, ат үзе тимерчелек учагыннан чыккан утлы күмергә охшап кала.
Аръяктагы киң болынга авыл көтүе таралган, юлдан җигүле ат бара, ә арбага утырган юлчы җыр суза.
Авыз эчемнән генә көлеп куйдым. Кемдер сагалап, өстемә таш тәгәрәтте дип уйлавым артык бугай, үземнән үзем оялып киттем. Ташны, мин текә ярдан күтәрелгән чакта, күземә карап, тагын тәгәрәтә алырлар иде ич. Моны ул качмый-нитми, йөземә бәреп, чарасызлыгымнан көлеп, үзенең өстенлеге белән масаеп эшләр иде. Туктале, берни кырмас борын кемгә хаҗәт тә, кемнең мәкерле ниятенә каршы чыктым соң әле мин? Каян килгән Алланың кашка тәкәсе!
Күккә карап һәм битемне яңгырга куеп, тагын көлмәкче идем дә кире уйладым, ә Рамазанов? Ул кемнең үт куыгына таш булып кергән дә ничек корбан булган соң? Урыныннан яңгыр кузгаткан очраклы таш белән Рамазановның кул астыннан табылган револьвер арасында