Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 76
Артка әйләнеп карадым. Баш очымда сазлык акчарлаклары, тәкәрлекләр очып йөрергә тотынды. Җирдән җылы пар күтәрелә иде инде, болытлар арасыннан ялтырап кояш чыкты. Офыкта салават күпере ачыла барды. Өстендәге болыт юрганын Кама ягына этеп төшергәч, бая мин басып торган тау киерелеп җибәрде кебек. Чыланып һәм учма-учма булып маңгаема ябышкан, күземне томалаган куе, авыр чәчемне бармак араларыма кыстырып сыктым да тагын аска таба киттем. Бөркү иде. Кояш турында алсу төскә манчылган томанлы һавага черкиләр, озынборыннар көтүе күтәрелде, аларны зәңгәр канатлы энә караклары аулый башлады.
Артымда тирән сулыш ишетеп, катып калдым – юк, куркып түгел, ә зиһенем белән анда ни икәнен чамаларга тырышып. Кошлар авазын ишетмәс булдым, аның каравы кемнеңдер аяк атлавын сизендем. Коры чак булса, үлән кыштырдар иде; хәзер чыжлап-чыжлап кына ала – кемдер миңа таба якыная иде. Күзләремне ян-якка йөртеп, сулыш иясенең үземнән ни ара торганын чамаларга маташтым. Сулыш алуына караганда, ул бик якын, ахрысы. Аяк атлавы сак, ләкин аллы-артлы бер-берсенең эзенә басып ике кеше килә кебек. Кинәт борылып карарга кыймадым, алай итсәм, артымдагы зирек агачлары арасыннан пәйда булачак ул кеше, бар көчен туплап, шундук миңа ташланыр кебек. Әгәр дә тау башында калган сыңар эзнең иясе булып чыкса, минем аулак урынга килеп җитүемне көтсә? Ә бу тирәләргә кеше заты сирәк аяк баса булса кирәк. Берни сизмәгән кеше шикелле кузгалып киттем һәм, ике-өч адым баргач, кинәт алга сикердем дә үземә таба посып килүчегә йөз белән борылдым. Алдымда мүкләк кара сыер күреп, кычкырып көлеп җибәрдем. Тавышымнан куркып, ул алгы аяклары белән генә читкә сикерде дә башка кымшанмады, юеш, көдрә чуклы озын койрыгы белән үзен борчыган кигәвенгәме, сукыр черкигәме селтәнде. Муенына бау белән агач асканнар, алгы аяклары арасында сөйрәлеп йөри, ахрысы. Сыер, авызына капкан үләнне чәйни биреп, башын миңа таба борды; сул күзен вак чебен сарган, ул өзлексез озын керфеген кага, уң күз алмасына перламутр төймә ябышканмыни – ак төшкән, көтүдә йөрми торган сукыр сыер икән.
Зиреклектә ат пошкырганы ишетелде, ул да түгел, куе үләндә сыер салган сукмак буенча кара, зур бер эт томырылып килә башлады. Беренче мәлдә мин аны сыерның бозавыдыр дип уйладым. Ул миңа ташланасы булса, билгеле, елга ярына кадәр йөгереп җитәргә, ярдан суга сикерергә өлгермим инде, шуңа күрә сыер янына барып бастым, аңа өскә сикерергә ирек бирмәскә мөмкин иде әле. Эт томырылып килгән җиреннән артын чөңкәйтеп туктады да миңа каршы борылды. Сыер, аны тоеп, миңа елышты, дөресрәге, мин аңа сыендым