Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 18
Эчтәге караңгылыкка күзе ияләшкәч, Солтан тегеннән үзенә текәлгән караш белән очрашты. Анда икона сөялеп тора иде. Аңа йөзе сагышлы, карашы моңсу һәм кырыс хатын сурәте төшерелгән. Ул сурәт нидер бирергә дә тели сыман, нидер таләп тә итә иде шикелле. Кирпеч тузаны аша Солтанга соры баш сөягенең буш күзе дә текәлгән иде.
Солтан читкә янтайды.
– Ни бар анда? – дип сорады Степан.
– Үзең кара. Син ашкындың ич.
Зелпе куагы арасына бая очып киткән кош әйләнеп кайтты. Йомыркаларын суытасы килмәгән инде. Пырылдап, икенчесе дә килеп җитте.
Кабер һавасын күкрәгеннән кысып чыгарырга теләгәндәй, Солтан тирән итеп сулыш алды.
– Йә? – диде ул. – Күңелең булдымы инде?
– Казанская Богоматерь! – дип пышылдады Степан.
– Ә! Укына ук башладыңмы? Чукынып та ал.
– Иконаны әйтәм мин. Икона Казанской Божьей матери анда.
– Атаң башы да юкмы соң? Каян килгән спец!.. Ә полковнигың кайда соң, полковнигың?!
– Полковник… Әнә ич баш сөяге ята. Аныкыдыр.
Кызыксыну алдырды. Яктылыкны капламас өчен, муенын җайсыз сузып, Солтан эчкә карады. Бая күргәненең көтелмәгән тәэсиреннән арынган иде инде. Бу юлы әсәрләнмичә, салкын акыл белән күзәтте. Баягыча ук, игътибарын иң әүвәл икона сурәте җәлеп итте. Рәсем күңелгә иңеп керә кебек иде. Инде гаҗәпләндерми, куркытмый, шаккатырмый, бәлки гади, саран исәп белән аңны били.
Сурәт тактага төшерелгән. Буявы җете, ачык. Ходай анасының сурәте бил тиңентен төшерелгән. Сул кулында – күкрәк баласы. Уң кулын хәер-фатиха биреп сузган. Рәсем кызгылт кирпеч тузаны аша чәчелеп чагыла.
Эчтә икона белән баш сөягеннән гайре бүтән нәрсә күренми – караңгы. Ә, юк, әнә таш идәнгә елышкан кием калдыклары. Тагын шул кием өстенә сузып салынган чәч толымы. Калын, сары чәч толымы.
– Полковник өйдә юк, иптәш Масленников, – диде Солтан. – Өйдә – полковникша гына. Дөрес, әле торып җитмәгән. Синең кайнар кофе ясап керткәнеңне көтеп ята. – Бармакларын бөгеп, Солтан кирпечкә каккалады: – Рөхсәтме, ханым?
Степан, йөзе белән тагын тишеккә капланып, кабер эчен күзләде.
– Полковник өйдә, – диде ул бераздан.
Кабер эчендә тонык кайтаваз:
– Өйдә, – дип кабатлады.
Степан кулын артка сузды. Солтан аңа ломны тоттырды.
Шуннан соң тишек зурайганнан-зурайды. Кирпеч вагы тышка да, эчкә дә коелды. Лом белән бәргән саен, кабер буш мичкә шикелле гүләп җавап бирде.
Елга еракларга сузылган Урсал үзәнен чикләүче Зур суга таба җиде көн, җиде төн буена ага да ага, ага да ага. Зур суга барып кушылгач та җиңелми әле ул: үз тәмен, үз олылыгын тагын бер көн, бер төн буена саклый, әмма шуннан соң үз ярларын хәтерләми башлый инде.