Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 19

Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар

Скачать книгу

әче һәм сасы сыекчалар агып төшә башлады. Кайбер вакытларда елганың соры, тирән күзле чишмәләре генә капланмыйча, Кояш яки Ай яктырткан зиһене дә карала торган булды.

      Берзаманны, елганың нык ярларын дер селкетеп, корыч атларга утырган кешеләр килде. Алар Олы борылыш турысында җирне актарып, яңа яр уйдылар, елганы бүтән юлдан агызып тордылар да, иске ярны киңәйтеп, тоташ таштан буа будылар. Аннары елганы кире үз ярына кайтардылар. Шул урында аның су агышы гына түгел, ә сулышы да байтак тукталып торды, өстенә май җәелде, чүп-чар тулды. Ниһаять, ул урында зур гына сусаклагыч барлыкка килде. Елга күтәрелде һәм, тар гына ярыкларга бәреп кергәннән соң, таш буадан түбән томырылды. Ярсыды, шаулады, тирләгән ат сыман күбекләнде. Күбекләре сәламәт ак төстә түгел, ә тимер күгәреге төсендә иде. Ул күбекләргә елга үз суында эрегән чит, шакшы матдәләрне ягарга тырышты. Һәм елга ярына кагып чыгарырга теләде. Әмма буа артындагы ярлары текә иде. Шуннан теге күбек бүрекләре комлыкларга утырып калды. Ул урыннардан кошлар да, җәнлекләр дә читләшеп бетте.

      Елганың агымы көчәйде. Камышлыкларны, комлыкларны, ташлыкларны су туктаусыз юды, айкады, урыннан урынга таратты. Вак балыклар да, эреләре дә, уылдык чәчәр урын тапмыйча, таш буа астына тыгылышты. Юлларын югарыга таба ары дәвам итә алмагач, алар шул болганышта чәчәргә мәҗбүр булган уылдык, сөт боткасына тончыгып үләләр иде.

      Ул да түгел, елга шул борылыштан читтәрәк ниндидер һава дулкыннары кайнарлыгын сизде. Ул моңарчы көтүчеләр яккан бер генә учакка да охшамаган иде. Кешеләр аның суын әнә шул кайнарлыкны йөгәндә тотар өчен куллана башладылар. Елга хәзер Олы борылышны тутырган бөтен суы белән кайнар көчәнешле электр тогы ясый башлады. Елганың буеннан-буена җиде көн, җиде төн, ә Зур суга кушылганнан соң, тагын бер көн, бер төн аккан агымы озынайды, сузылды. Ул уза торган юл җыенысы унике көн һәм унике төнгә тигезләнде. Суының табигате үзгәрде. Елга Чулпан йолдызының да, хәтта Сатурн кыршауларының да йогынтысын тоя башлады. Аның үз суын таш буадагы шарламадан аска түгел, бәлки Кояшка коясы килә иде шикелле.

      Антициклон уртасында кайнар көннәр һәм бөркү төннәр башланып, Кояшка таба омтылган койрыклы йолдыз Җиргә иң якын ноктага якынлашкан бермәлне елга үзенең калтырана башлавын тойды. Бер генә мизгелгә аның агымы хәрәкәтсез калды, аннары туктады ук. Балыклар чәбәләнеп ярларга томырылды, аулак урыннарга качты. Елганың горурлыгы, куанычы, сердәше булган Зур балык Олы борылышка җитәрәк яссы итәкле яр буена урнашкан умарталыкның бу араларда өч көн тоташлый яуган яңгыр аркасында суга күмелеп калган ташландык базына кереп посты. Комлы, текә ярларга оялаган керәшәләр үзләренең җылы ояларыннан алдан ук очып чыккан, хәзер, һичнинди өн-тавыш салмыйча, тәртипсез төстә югарыда тузына иде. Камышлар тирбәлеп кыштырдадылар, агач яфраклары җилсез калтырап җилфердәштеләр. Тере үлән һәм чәчәк тамырларын шытырдатып өзә-өзә, суга текә ярлардан кантар-кантар җир кисәкләре убылып төште, туфрак,

Скачать книгу