Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники страница 31

Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

иреннәре белән шунда ук стаканга орынды. Бер-ике йотып алгач, тәлинкәгә салып шапырдатып эчәргә тотынды. Дөресрәге, чәйне тәлинкәдән ул суырып кына алды. Абыстай икенчесен ясап бирде дә, җитәр сиңа дигән төсле, бер читкәрәк китеп утырды. Карт монысын артык кабаланмыйча гына эчеп бетерде, һәм шуннан соң аңа тәмам хәл керде булса кирәк, тураеп, бер җиңел генә сулап куйды, аннары кесәсеннән яулык сыман керле чүпрәк чыгарып, битен-муенын әйбәтләп сөртергә тотынды.

      Картның чәй белән генә мәшгуль булуын сүзсез карап утырган абыстай, ниһаять, телгә килде:

      – Нинди эш чыкты соң? Әллә йорт турындамы?

      Биредә шуны әйтергә кирәк: алар, күптәнге танышлар булсалар да, бер-берсе алдында бәйсез горурлык саклап маташалар иде. Карт үзенең кайчандыр Таибә абыстай кебек талчукчы хатыннарны чүпкә дә санамаган шәүкәтле чакларын исеннән чыгармый иде; ә абыстай үзенең хәзерге өстенлеген, картның алар кулыннан икмәк ашап йөргән бер хәерче булуын гел исендә тота иде. Ләкин алар арасындагы бу бер-берсенә карата булган эчке нәфрәт бервакытта да тышка бәреп чыкмый иде. Киресенчә, алар үзара мөнәсәбәттә бик әдәпле кыланырга тырышалар иде.

      – Әйе, бикә, – диде карт, көр тавышы белән гөрелдәп. – Бер… дворец табылып тора бит әле… Әгәр насыйп булса!

      – Йорт түгелмени?

      – Йорт инде, дворец шикелле йорт!

      – Алай икән. Хәерле булсын. Кайдарак инде ул?

      – Шәп җирдә, бикә, бик шәп җирдә!.. Йорт үзе дә, утырган җире дә әйтерлек кенә дә түгел, шәп! Бүтән аның кебекне табу, ай-һай!.. Тик менә… – Карт башын селкеп куйды.

      – Тик нәрсә?

      – Охотниклар күп.

      – Кемнәр?

      – Ну, карап йөрүчеләр, алырга теләүчеләр.

      Таибә абыстай, авызын бөрештереп, бераз тынып утырды. Ул кешеләрнең сүзләрен тиз үк чынга алырга ашыкмый иде. Аныңча, бер эштә дә, аеруча сату-алу эшендә, хәйлә шәргыйсез булмый, моны инде Мәнди анасы да белә. Шуңа күрә абыстай, карт әйткәннәрнең күпмесе дөрес, күпмесе ялган, ялганы нәрсәдә икән, дип уйга калды. Ләкин шул чакта Зөфәр үзе кайтып керде… Ул килеп керү белән, карт та, абыстай да урыннарыннан тордылар.

      – Ә, Гайсә абзый, килеп җиттең? – диде Зөфәр, аңа кул бирмичә генә.

      – Да, брат! – диде карт, йодрыгы белән мыегының бер очын гына сыпырып. – Карт алаша кебек абына-сөртенә булса да килеп җиттек әле.

      – Йә, нишләп карт алаша? Руслар әйтмешли, боевой конь!.. Әйдә, узыйк миңа.

      Зөфәр картны үзенең бүлмәсенә алып керде. Кара-каршы утырып, сүз башладылар. Карт Зинин урамында бер йортның сатылачагын әйтте. Зөфәр иң әүвәл йортның хуҗасы кем булуын, ни өчен сатарга теләвен сорашырга тотынды. Бу – аның кагыйдәсе: кем белән эш итәчәген ул алдан белеп торырга тиеш.

      Карт белгән кадәресен сөйләп бирде: йортның төп хуҗасы борын Казанда шактый дан тоткан Ушаков фамилияле бер адвокат булган. Ул үзе күптән үлгән инде. Аның варислары һәм йортның хәзерге хуҗалары булып карчыгы, ике кызы һәм бер улы калганнар. Кызларының берсе Саратовта

Скачать книгу