Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники страница 33

Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

ул, тәрәзәләре дә зур, якты, эче дә бик иркен, якты булса кирәк; икенчедән, күптән салынган булуына карамастан, ул, нәкъ яңа йортлардай ничектер балкып, горур кыяфәт саклап, бик төз, туры утыра. Аннары йорт художество элементларыннан да мәхрүм түгел икән: кәрниз буйлары, тәрәзә башлары артык чуарламыйча гына челтәр өлге белән бизәлгән, ә болдыр баганалары нечкә билләп, гөмбәз чыгарып эшләнгән – болар һәммәсе йортка тыйнак бер нәфислек биреп тора…

      Ләкин шулай да Зөфәр йортның кайбер искергән-тузган җирләрен дә күрмичә калмады. Мәсәлән, кайчандыр кызылга буяган калай түбәсе инде каралып, уңып беткән. Бәлкем, тишкәләнгән урыннары да бардыр әле. Аннары вакытында бик таза эшләнгән капка-койма да хәзер шактый тузган инде; капкасы бөтенләй артка таба авышып тора. Димәк, болар барысы да яңартуны сорый.

      Шул рәвешчә, кулларын артка куеп, Зөфәр йортка озак кына карап торды, картка бер сорау да бирмәде һәм йорттан алган тәэсирен дә берничек тә сиздермәде. Бары кузгалырга вакыт җиткәнне аңлатып:

      – Йә, күрдем… булды, – дип кенә куйды.

      Шуннан соң алар, урам аша чыгып, йортның парадный ишегенә юнәлделәр. Карт звонокны баскач, шактый көттереп, берәү ашыкмыйча гына ишеккә килде.

      – Кем ул?

      – Мария Николаевна, бу мин, Гайсә Мухаметович, – диде карт.

      Ишек тавышсыз гына ачылды. Баштанаяк карадан киенгән озын, чандыр карчык аларны бик җитди чырай белән каршы алды. Карт түбәнчелек белән башын иде.

      – Рөхсәт итегез, Мария Николаевна.

      Карчык юл бирде. Карт белән Зөфәр тоташ челтәр тәрәзәле иркен коридорга уздылар.

      – Мин сезгә яңа кеше алып килдем, – диде карт.

      Карчык, бер сүз әйтмәстән, аларга кара клеёнка белән тышланган өй ишеген ачты. Башта алгы бүлмәгә, аннары сул кулдагы ак ишектән зур гына залга уздылар. Карчык аларга кулы белән генә утырырга ишарә ясады. Кунаклар, рәхмәт әйтеп, ишек төбендәрәк торган урындыкларга утырдылар.

      – Сәламәтлегегез, кәефегез ничек, Мария Николаевна? – диде карт, чын әдәп һәм кайгыртучанлык күрсәтеп.

      Карчык юка иреннәрен ачар-ачмас кына кыймылдатып куйды:

      – Рәхмәт, зарарсыз.

      – Яхшы, бик яхшы. Бирсен Алла! Без картлар өчен сәламәтлек хәзер иң зур байлык бит инде… Ә Надежда Леонидовна белән Сергей Леонидович та, шәт, исән-саулардыр?.. Мин аларны күрмим.

      – Рәхмәт, исән-саулар… Шәһәргә чыгып киткәннәр иде, тиздән кайтырга тиешләр.

      – Бик хуп… Менә, хөрмәтле Мария Николаевна, әйткәнемчә, мин сезгә яңа кеше алып килдем. Ул да үзенә йорт эзли. Рәхим итеп, ышанып дигәндәй кабул итегез!

      – Безнең ышанмаска хакыбыз юк, – диде карчык нидер аңлатырга теләгән коры рәсмилек белән.

      – Әйе, әйе, бик дөрес. Сез беләсез, мин ни җитте кеше ияртеп йөрмим.

      Шулай да карт, һавалы карчыкның соңгы сүзләреннән һәм, гомумән, бүген үзен шактый кырыс тотуыннан нидер сизенеп, шуңа

Скачать книгу